Түбән Камада сайлауларда халыкның катнашу активлыгы 71 процентка җиткән
Татарстанның Түбән Кама муниципаль районында сайлаулар оешкан төстә уза. Ике көнлек тавыш бирү нәтиҗәләре буенча районның авыл җирлекләрендә сайлаучыларның 71 проценты сайлау участокларына килгән. Түбән Кама шәһәрендә әлеге күрсәткеч 62 процент тәшкил иткән. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев хәбәр итте.
«Түбән Камада сайлауларда катнашу югары булуы күптәнге традициягә әверелде. Мондый традициягә 60 ел элек шәһәребезнең беренче төзүчеләре нигез салган. Бу җаваплылык, битараф булмау хисе киләсе буыннарга да күчә. Түбән Кама халкы һәрвакыт үзенең гражданлык бурычына җаваплы карый. Бүген дә без моны күрәбез», – диде ул.
194 меңнән артык сайлаучы
Быел Түбән Кама районында барлыгы 117 сайлау участогы эшли. Аларның 84е – шәһәрдә, 33е авыл җирлекләрендә урнашкан. Сайлаучылар исемлегендә 194 803 кеше теркәлгән.
Беренче тапкыр тавыш бирүчеләргә дә аерым игътибар бирелә. Быел районда аларның саны – 3030 кеше. Яшь сайлаучылар өчен бүләкләр, кино һәм театрларга, хоккей һәм футбол матчларына, шулай ук шәһәрдәге башка чараларга билетлар әзерләнгән. Түбән Камада махсус хәрби операция ветераннары һәм анда катнашучылар да сайлауларда катнаша.
Өйдә тавыш бирү мөмкинлеге
Сайлауларда һәр кешенең катнашу мөмкинлеге булуы мөһим. Шул исәптән өлкән яшьтәге кешеләр, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар, сәламәтлек торышы яки башка нигезле сәбәпләр аркасында сайлау участогына килә алмаган кешеләр дә тавыш бирә ала.
Мондый очракларда сайлау комиссиясе әгъзалары сайлаучыларның өйләренә барып, тавыш бирүне оештыра. Өйдә тавыш бирүчеләр арасында Түбән Каманың мактаулы гражданнары, шәһәрнең беренче төзүчеләре Иван һәм Анна Коршиннар да бар. Иван Васильевичка – 91, Анна Прохоровнага 90 яшь. Алар бергә 67 ел гомер кичерә һәм, үзләре әйтүенчә, шушы еллар эчендә бер генә сайлауны да калдырмаган.
Сайлау – мәдәни чаралар белән бергә
Түбән Камада сайлаулар көннәрендә муниципаль бүләкләр уйнату акциясе дә оештырылган. Ул республика күләмендәге«Бөтен гаилә белән – сайлауга» акциясе үрнәгендә үткәрелә. Көн саен 100дән артык кыйммәтле бүләк уйнатыла. Җиңүчеләр Яшьләр үзәгендә ясалма интеллект ярдәмендә билгеләнә. Бүләкләр арасында көнкүреш техникасы һәм электроника да бар. Аларның берсе – Түбән Камада җитештерелә торган суыткыч.
Сайлау участокларында шәһәрнең 60 еллыгына багышланган мәдәни программа да оештырылган. Кичә исә күрше район белән берлектә зур бәйрәм ярминкәсе уздырылган. Анда ике районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм фермерлары үз продукциясен тәкъдим иткән. Түбән Кама халкы авыл хуҗалыгы продукциясенә дә игътибар күрсәткән.
Сайлауларда катнашу мөмкинлеген һәркем өчен ачык итү – участокларга килә алмаган кешеләрнең өйләрендә тавыш бирүен оештырудан алып, беренче тапкыр тавыш бирүчеләр өчен махсус чаралар үткәрүгә кадәр– Түбән Камада сайлау көннәренең төп үзенчәлекләренең берсе булып тора.





Комментарийлар