20 сентябрь 2026 яңалыклары
-
Бөгелмәдә яңа гаилә сайлауга туйдан соң ук килгән
Гаилә кору – кеше тормышындагы иң истәлекле көннәрнең берсе. Бөгелмәдә исә Александр һәм Екатерина Левагиннар өчен бу көн тагын бер мөһим вакыйга белән дә истә калган: яшь пар никахларын рәсмиләштергәннән соң ук сайлау участогына барып, беренче тапкыр ир белән хатын буларак тавыш биргән. Бөгелмә районында сайлаулар оешкан төстә уза. Бу хакта район башлыгы Дамир Фәттахов Татарстан сайлауларының Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
-
Түбән Камада сайлауларда халыкның катнашу активлыгы 71 процентка җиткән
Татарстанның Түбән Кама муниципаль районында сайлаулар оешкан төстә уза. Ике көнлек тавыш бирү нәтиҗәләре буенча районның авыл җирлекләрендә сайлаучыларның 71 проценты сайлау участокларына килгән. Түбән Кама шәһәрендә әлеге күрсәткеч 62 процент тәшкил иткән. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев хәбәр итте.
-
Чаллы мэры Наил Мәһдиев:Сайлауда чаллылар актив катнаша
Бүген Татарстанда Дәүләт Думасына сайлауларның 3 көне бара. Яр Чаллы шәһәрендә 173 сайлау участогы эшли.
-
ТНВда сайлауларга багышланган 14 сәгатьлек телемарафон бара
Бүген, 20 сентябрьдә, ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» («Всей семьёй на выборы!») дип аталган 14 сәгатьлек республикакүләм телемарафон бара. Эфир иртәнге сәгать 8дә башланды һәм кичке 22 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Телемарафон Россия Дәүләт Думасына IX чакырылыш депутатларын сайлауның соңгы көненә туры китерелгән.




