Казанда Бөтенроссия остаз-мәгърифәтчеләр җәмгыятенең IV форумы старт алды
3 август көнне Казанда Бөтенроссия остаз-мәгърифәтчеләр җәмгыятенең IV форумы үз эшен башлап җибәрде. Биредә Россиянең 55 төбәгеннән килгән 100 гә якын педагог катнаша. Алар белем бирү темасына багышланган блоглар алып бара һәм социаль челтәрләрдә мәгърифәтчелек эшен актив үстерә.
Россия Федерациясе мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев бүгенге көндә Бөтенроссия остаз-мәгърифәтчеләр җәмгыяте илнең барлык төбәкләреннән өч меңнән артык педагогны берләштерүен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, мәгълүмати киңлектәге эчтәлек балаларның киләчәгенә турыдан-туры йогынты ясый, шуңа күрә укытучылар, укучылар, студентлар һәм ата-аналар өчен бердәм һәм имин мәгълүмати мохит булдыру аеруча мөһим.
Россия Мәгариф министрлыгының тышкы коммуникацияләр департаменты директоры урынбасары Анастасия Савченко педагогның бүген белем генә бирүче түгел, ә җәмәгать фикерен формалаштыручы булуын ассызыклады.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин форумда катнашучыларны сәламләп, Казанның тәҗрибә уртаклашу һәм яңа хезмәттәшлек башлау өчен уңай мәйданчык булуын билгеләп үтте.
Форум программасында мастер-класслар, белем бирү сессияләре, практикумнар, төбәк бүлекчәләренең иң яхшы тәҗрибәләрен тәкъдим итү, шулай ук Казан мәктәпләре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге белән танышу сәфәре каралган.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте





Комментарийлар