Мөршидә КЫЯМОВА автор яңалыклары
-
Салкын көннәрдә нәрсә ашарга кирәк?
Табиблар көз айларында ашау-эчүгә аерым игътибар бирергә киңәш итә.
-
Бала хокуклары буенча кайнар элемтә
1–10 ноябрь көннәрендә Татарстанда физик мөмкинлекләре чикле өлкәннәр һәм балалар хокукларын гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен оештырыла.
-
Экодөньягыз белән уртаклашырга чакыралар
«Экоселфи – файдалы селфи – 2024» экологик фотоконкурсында катнашырга чакырырга теләсәгез, 17 ноябрьгә кадәр өлгерәсез әле. Конкурс шартлары буенча, өмәләрдән хайваннарга ярдәм иткән, агачлар утырткан мизгелләрне һәм экологик гадәтләрегезне фотога төшерергә кирәк.
-
«Татаркино» БДБ илләре белән хезмәттәшлек итә
Таҗикстан башкаласында 15–19 октябрьдә «Тоджи Сомон» II Милли кинопремиясе чаралары узды. Премияне Таҗикстан Республикасы Президенты Эмомали Рахмон патронажы белән берлектә «Точикфилм» («Таҗикфильм») гамәлгә куйды.
-
Казан каллиграфы дәресенә Путин килде
Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, танылган татар каллиграфы Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллина Мәскәү гимназиясендә Халыкара хезмәттәшлек үзәге ачылу уңаеннан гарәп графикасы буенча мастер-класс уздырды. Үзәкне ачуда Россия Президенты Владимир Путин һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре президенты Мөхәммәд бән Заид Әл Нахайян катнашты.
-
Казанда Дәрдемәндне искә алалар
18 ноябрь көнне классик шагыйрь, журналист, меценат, җәмәгать эшлеклесе Дәрдемәнднең (Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев, 1859-1921) тууына 165 ел тулуга багышланган чара узачак.
-
Казанга тел галимнәре җыелды
Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оешуга 85 ел тулу уңаеннан халыкара фәнни форум эшли башлады.
-
Тел өйрәтүдә ана кеше беренче урында!
Филология фәннәре докторы, академик Рүзәл Юсуповның өр-яңа басмалары дөнья күрде. Танылган галимнең «Тәрҗемә теориясе һәм практикасы», шулай ук «Туган телебез сагында» («На страже родного языка») дигән саллы хезмәтләре укытучылар, филологлар, журналистлар һәм туган тел өчен җан аткан һәркем өчен файдалы булачак.
-
Санаулы...56 көн
Ял – адәм баласының төп ихтыяҗларының берсе. Әгәр кеше бөтенләй ял итмәсә, көндәлек эшләрдән арынып, тукталып тормаса, иртәме-соңмы, ул талчыга, хәтта яшәвенең дә ямен югалта. Ял итмичә генә, кеше бу киеренкелекне берничек тә бетерә алмый. Ә мөгаллимнәребез җәйге ялларын ничек уздыра икән соң? Сүзне үзләренә бирик.
-
Алсу һәм Фәнил Фәйзуллиннар: «Йортның яме дә, мәгънәсе дә балалар»
Татарстанның атказанган артисты Алсу һәм Фәнил Фәйзуллиннар – иҗади гаилә. Алсу – Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының затлы, лирик сопрано тавышлы җырчы артисты булса, Фәнил – Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең мәһабәт гәүдәле, көр тавышлы солисты. Алар гаиләдә ике ир бала – Әмирхан белән Гомәрне тәрбияләп үстерә.
-
Россиянең халыкларының теле академик фәндә
Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оешуга 85 ел тулу уңаеннан 9–11 октябрьдә «Хәзерге академик фәндә Россия халыкларының телләре, әдәбиятлары һәм мәдәниятләре» дигән темага халыкара фәнни форум уздырыла.
-
Казан Чжэцзян университеты вәкилләрен кабул итте
Казан федераль университетында «БРИКС илләре цивилизацияләре арасында диалог» чаралар сериясе узды. Әлеге чара союз илләренең иң яхшы киләчәген төзүгә багышланды. Шулай ук тантаналы чарада Чжэцзян университетыннан (КХР) КФУга бүләк итеп «Гасырлар аша кытай рәсем сәнгатенең бөек сериясе» китабын да тәкъдир иттеләр.
-
Тәнне генә түгел, җанны да дәваларга!
Уңайлы мохиттән мәхрүм калу, эмоциональ талчыгу соңгы вакытта тормышыбызда үзен нык сиздерә башлады. Моны җәмгыятьнең тотрыксызлык җимешләре дип кабул итәргәме? Андый очракларда нишләргә? «Сабыйлар» балалар үзәгенең башлангыч мәктәп педагог -психологы Галия Гыйләҗева белән әнә шул хакта сөйләштек.
-
Тукайчы галимнәрне өйрәнәләр
20 сентябрь көнне 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда “Тукайчы галимнәрнең фәнни мирасын өйрәнү” дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырыла. Чара галим, әдәбиятчы, текстолог Якуб Агишевнең (1899–1972) тууына 125 ел тулуга багышлана.
-
Фәнни мәкаләләр инглиз телендә языла
“Мәгариф” журналында “Татарстанның яшь галимнәре” рубрикасы даими чыгып тора. Биредә редакция укучыларны республиканың яшь галимнәре, аларның эш юнәлешләре, проблемалары хакында бәян итә.