Яшьләр сынатмады
«Калеб» иҗат берләшмәсенең “Кайтаваз” циклының өченче концерты татарның бөек җырчысы, сирәк драматик тенор тавышка ия Хәйдәр Бигичевка багышланды.
Опера сәхнәсе йолдызына багышланган концерт Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә узды. Оештыручылар программаны кызыклы һәм үзенчәлекле форматта тәкъдим итте. Бигичев музеена мәктәп укучылары килә... Аларга укытучы апалары җырчы турында кызыклы фактлар сөйли. Экранда тарихи фотоларлар-видеолар, мәгълүматлар һәм Бигичевның сәнгатькә нисбәтле канатлы фикерләре бирелеп барыла. Профессиональ яшь җырчылар Хәйдәр Бигичев репертуарындагы әсәрләрне һәм “Калеб” яшь буын иҗатчылары тудырган яңа әсәрләрне башкарды.
Тамашаның сценарий авторы Резеза Зәйни, режиссеры Булат Гатауллин олуг җырчының эчке дөньясын, халыкка җиткерергә теләгән уй-хисләрен төгәл аңлаулары беләнчын сәнгать сөючеләргә бүләк ясады. Сәхнәгә чыккан һәрбер артист үз миссиясен югары кимәлдә башкарды.Хәйдәр Бигичев рухы алдында сынатмадылар, аның эшен лаеклы дәвам итүчеләр икәнен расладылар.
Хәйдәр Бигичев музеенда сакланучы экспонатлардан эшләнгән фойедагы күргәзмәдә җырчының шәхси әйберләре белән танышырга мөмкин иде. Биредә аның сәхнә костюмнары, төрле операларда башкарган партияләр турында мәгълүматлары, гаилә фотолары да урын алган иде.





Комментарийлар