Татарстан студенты югары технологияләр чемпионатында көмеш медаль яулады
Раменский көллиятендә «Очу аппараты бортында техник радиоэлектрон комплексын җитештерү һәм аңа хезмәт күрсәтү» компетенциясе буенча югары технологияләр чемпионатының төбәкара йомгаклау этабы узды.
Чарада Россиянең ун төбәгеннән студентлар катнашты. Алар арасында Татарстан Республикасы вәкиле — Лаеш техник-икътисад техникумы студенты Матвей Пузырев та бар иде.
Чемпионат авиация төзелешендә карьера ясарга омтылучы студентларның һөнәри осталыкларын күрсәтү мәйданчыгына әверелде. Конкурс биремнәре әлеге тармак предприятиеләренә хас булган типик җитештерү ситуацияләрен исәпкә алып эшләнгән иде.
Ярышлар нәтиҗәсе буенча Матвей Пузырев икенче урынны яулады, бу Татарстан студентларын әзерләүнең югары дәрәҗәдә булуын раслый.
Мәгълүмат һәм фото ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынды.





Комментарийлар