Иң популяр сабый исемнәре
Казанның ЗАГС бүлекләрендә узган атнада сабыйларга кушылган иң сирәк һәм иң популяр исемнәр аталды.
Малайларга иң сирәк кушылган исемнәр: Иниль, Фазыл, Кай, Айан, Артемий, Айдан, Риф, Айат, Рияз һәм Идел. Кызлар арасында – Айсана, Айле, Сияна, Амилия, Арнелла, Анжела, Камелия, Сөембикә һәм Айла.
Ата-аналары малайлар өчен ешрак Эмиль, Әмир, Тимур, Марк, Матвей, Кәрим, Ибраһим һәм Искәндәр исемнәрен сайлаган. Кызларга исә Эмилия, Ясминә, Ева, Мария, Оливия, Әминә, Зәйнәб, Айлин һәм Айлина кебек исемнәр ешрак кушылган.





Комментарийлар