Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь галимнәр торак шартларын яхшырта ала

Татарстанның яшь галимнәре торак шартларын яхшыртуга грантлар конкурсында катнаша ала. Моның өчен гаризалар кабул итү башланды.

Татарстан  Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча 2026 елда конкурс нигезендә 1 млн 375 мең сум күләмендә 16 грант биреләчәк. Яшь галимнәргә ярдәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре  министрлыгы.

Грант алуга 35 яшькә кадәр фән кандидаты яки 40 яшькә кадәрге фән докторы гыйльми дәрәҗәсенә ия Россия Федерациясе гражданнары дәгъва итә ала. Конкурста катнашучыларның фәнни эш стажы кимендә өч ел булырга, Татарстан Республикасының социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар буларак исәптә торырга һәм фәнни эшчәнлектә зур казанышларга ирешергә тиеш.

Алынган акчаларны җиңүчеләр торак өчен беренчел кертемне түләүгә, торак урынның түләнмәгән өлешен социаль ипотека шартнамәсе буенча түләүгә яки максатчан акчалата займ шартнамәсе буенча калган бурычларны каплауга юнәлтә алачак.

Гаризалар 2026 елның 17 июненнән 14 сентябренә кадәр кабул ителәчәк. Документлар Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан, Сафьян урамы, 5 нче йорт, 307 кабинет, эш көннәрендә 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр .

Конкурс буенча сайлап алуга нәтиҗәләрне 2026 елның 26 ноябреннән дә соңга калмыйча чыгару планлаштырыла, ди ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ