Мәрҗани укулары
Казанда быел унберенче мәртәбә «Шиһабетдин Мәрҗани укулары» дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды. Чарада Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашты.
Динле кеше, бәйсез фикер иясе
Күренекле дин әһелләре һәм галимнәр катнашында узган әлеге абруйлы җыенда Россиядә ислам дине тарихи-мәдәни мирасы, ислам теологиясе актуаль мәсьәләләре, татар дини фикеренең тарихи ретроспективасы: идея һәм шәхесләр турында чыгышлар тыңланылды. Чара Россия халыклары бердәмлеге, Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакярлеге елында узганлыктан күтәрелгән темалар да аңа аваздаш булды.
– Безнең бөек шәхесләребез үз хезмәтләрендә ислам диненә тугрылык һәм Ватанга мәхәббәтнең бер-берсен тулыландыруын күрсәткән. Алар кешеләрдә бу җәмгыятьнең, күпмилләтле Россиянең бердәмлеге һәм аның чәчәк атуы өчен җаваплылык хисе тәрбияләде. Россия халыклары бердәмлеге елында бу идеяләр аеруча көчле яңгырый. Алар безгә яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләргә ярдәм итә, – дип фикерләре белән уртаклашты Мәскәү ислам институты профессоры, шәех Равил Гайнетдин. – Андагы дини хисләр гражданлык җаваплылыгыннан аерылгысыз. Шиһабетдин хәзрәт үз чорында искергән дини укыту алымнарын тәнкыйтьләүдән курыкмаган. Шул ук вакытта тирән динле кеше, бәйсез фикер иясенең ачык үрнәге һәм халкыбызның тугры улы булып калган. Ул теолог, тарихчы, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе кебек күркәм сыйфатларга ия булган. Шиһабетдин Мәрҗани безгә ислам диненең тышкы формаларын гына түгел, аның асылын да күрергә өйрәтә һәм чын диннең кешене актив гражданин, ватанпәрвәр итүен күрсәтеп бирә. Шуңа күрә дә аның мирасы искерми: ул элеккечә үк безнең алда җанлы сораулар куя һәм аңа шундый ук җаваплар тәкъдим итә. Быел Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте химаясендә «Шиһабетдин Мәрҗани мирасы» сериясендә китаплар басыла башлады. Бу башлангыч бөек татар фикер иясенең хезмәтләрен өйрәнеп кенә калмыйча, чын мәгънәсендә үзләштереп, фәнни әйләнешкә һәм өммәтнең рухи тормышына кертүгә мөһим адым булуына ышанам, – дип сөйләде шәех Равил Гайнетдин.
Конференция барышында «Шиһабетдин Мәрҗани мирасы» исеме астында чыккан «Важные наблюдения» һәм Ризаэддин Фәхреддиннең «Ибне Рөшд» китапларын тәкъдим иттеләр.
Юбилярлар хакында
Татар халкы быел бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 140 еллыгын, күренекле җәмәгать эшлеклесе Исмәгыйль Гаспралының 175 еллыгын, танылган дин әһеле Габденнасыйр Курсавиның тууына 250 ел тулуны билгеләп үтә. Чарада яңгыраганча, бу юбилейлар рухи-мәдәни бай мирасыбызны сакларга, аның асылына төшенергә һәм киләчәк буыннарга тапшырырга мәҗбүр итүче сәбәп булып та тора.
ТР Премьер-министры урынбасары, Татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, аерым алганда, Габдулла Тукайның тууына 150 ел тулу бәйрәмен беренче мәртәбә Бөтенроссия дәрәҗәсендә уздырылачагы турындагы шатлыклы хәбәрне ирештерде. (Бу уңайдан Россия Президентының фәрманы бар.) Ул шулай ук Тукай шигырьләрендә рус белән татар халыклары арасында үзара дуслык, туганлык җепләре хакындагы фикерләрнең еш яңгыравын билгеләп үтте. Казанда «Мәрҗани укулары»ның даими рәвештә үткәрүләренә РФ мөселманнары Диния нәзарәтенә, Равил хәзрәт Гайнетдингә олы рәхмәтен белдерде.
Олы шәхесләр мирасы
ТР Фәннәр академиясе күренекле татар шәхесләренең язма мирасын өйрәнүгә, саклауга һәм популярлаштыруга зур игътибар бирә, – дип сүз алды Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, тарих фәннәре докторы Радик Салихов. – Алар арасында төрки-мөселман дөньясында традицион ислам белемен заманча Европа фәне белән берләштергән тәнкыйди мәктәпкә нигез салучыларның берсе Шиһабетдин Мәрҗани, реформаторлык идеяләре белән аерылып торган Габденнасыйр Курсави, карашларында «Россия мөселманлыгы» өстенлек иткән Исмәгыйль Гаспралы исемнәрен аерып әйтәсе килә. Алар – уртак тарихыбызның гүзәл сәхифәсе, мәгърифәтчелек, әхлакый тәрбия һәм Ватанга хезмәт итү белән бәйле идеяләрнең тере чыганагы. Хезмәтләре мәдәниятләр арасындагы диалогны үстерүгә, күпмилләтле Россия җәмгыятенең бердәмлеген ныгытуга, гражданлык һәм патриотлык кыйммәтләрен формалаштыруга ярдәм итте һәм бүген дә үзләренең актуальлеген югалтмый.
Бүгенге көндә институт галимнәре Ш. Мәрҗанинең ун томлык җыентыгын, Гаспралы хезмәтләрен (4 томы басылып чыкты инде) басмага әзерләү белән мәшгуль.
Мәскәү ислам институтының Муса Бигиев мирасын өйрәнү үзәге җитәкчесе, фәлсәфә фәннәре кандидаты Айдар Хәйретдинов үзе өйрәнгән Муса Бигиевнең тормыш юлы һәм хезмәтләренә кагылышлы фикерләр белән уртаклашты.
– Аспирантурада укыган чорда (1984–1998 еллар – ред.) Муса Бигиев иҗатын өйрәнү белән кызыксына башладым, бер-ике әсәрен әзерләп бастырдым. Ул дин галиме, фәлсәфәче, публицист, тәрҗемәче, күпкырлы шәхес булган. 2004 елда диссертация яклап үзем дә фәлсәфә фәннәре кандидаты дәрәҗәсен алдым. Шуннан бирле әлеге шәхеснең хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итәм. 1930 елдан башлап, ягъни Муса Бигиев Россияне ташлап эмиграциягә киткәнчегә кадәрге чордан башлап, аның турындагы билгеле булган мәгълүматларны барлап чыгарга тырыштым. Илебездә үзгәртеп кору чорына кадәр бу шәхес белән бәйле бернинди фәнни тикшеренү эшләре алып барылмаган. Чөнки аны «халык дошманы» итеп санаганнар. Бары тик күренекле рус галиме Иннокентий Крачковский гына үзенең бер мәкаләсендә Муса Бигиевне «гарәп телен белүче бик яхшы белгеч» буларак искә ала. Узган гасырның 90 нчы елларында академик Индус Таһиров «Бигиевләрнең икенчесе» дигән мәкаләсен республика газетасында бастыра. Соңрак Галим Әбрар Кәримуллин бу шәхескә кагылышлы төрек теленнән тәрҗемә китабын нәшер итә. Хәзер Муса Бигиевнең иҗатын өйрәнү киңәя һәм тирәнәя бара, яңа белгечләр – Казан, Уфа, Мәскәү, Петербург галимнәре килеп кушылды. Олы шәхескә караган әдәбият күбәя, аның хезмәтләре тәрҗемә ителә. Монысы тагын да әһәмиятле: шәхескә аның халыкка калдырган хезмәте белән бәя бирелә. Муса Бигиевнең әсәрләрен хәзерге татар һәм рус телләренә тәрҗемә итү бу аның никадәр бөек кеше булуын күрсәтә. Киләчәктә дә бу юнәлештә эш дәвам итәр, Бигиевнең әсәрләрен мәктәп-мәдрәсә укучылары, югары уку йортлары студентлары да уку программалары кысасында өйрәнә алыр дигән өметтә калам, – дип сөйләде Айдар Хәйретдинов.
Шунысын да әйтик: озак еллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен шәех Равил Гайнетдин галимгә РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Муса Бигиев исемендәге истәлек медален тапшырды. Диния нәзарәтенең икенче олы бүләгенә – Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге беренче көмеш медале белән Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының «Мирасханә» язма мирас үзәге фәнни хезмәткәре Нурия Гәрәева лаек булды. Татар халкының Коръән белеме традицияләрен һәм Россиядәге язма ислам мирасын өйрәнгән галимә ул. Конференциядә катнашучылар аның Коръәнне татар теленә тәрҗемә итүче Әнәс Халидов турындагы чыгышын тыңлады.
Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов дини традицияләрнең дәвамчанлыгында һәм татар дин фикерен фәнни яктан өйрәнүдә «Мәрҗани укулары»ның әһәмияте зур булуын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, Шиһабетдин Мәрҗани һәм Габденнасыйр Курсави кебек теологлар Ватанга мәхәббәт, ватанпәрвәр һәм милли үзаңга ия яңа буын формалаштыруда нигез ташы булып тора.
Автор фотолары





Комментарийлар