Укытучыларга аерым статус
Документ дәүләт дәрәҗәсендә укытучының аерым статусын ныгыта.
Россия Президенты Владимир Путин укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә һәм педагогик эшчәнлек өчен уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән указга кул куйды. Документ дәүләт дәрәҗәсендә укытучының аерым статусын ныгыта. Бу илнең интеллектуаль, әхлакый һәм мәдәни потенциалын саклап калуны һәм үстерүне тәэмин итүче һөнәрнең иҗтимагый әһәмиятен рәсми рәвештә тануны аңлата.
Моннан тыш, укытучыларга бюджет хисабына төзелгән электрон белем бирү ресурсларына, уку материалларына һәм цифрлы китапханәләргә бушлай керү мөмкинлеге бирелә. 25 елдан да ким булмаган гомуми педагогик эш стажы булганда «Хезмәт ветераны» исемен бирү хокукы, шулай ук дәүләт һәм муниципаль музейларга айга бер тапкыр түләүсез йөрү хокукы каралган.
Фото: mon.tatarstan.ru





Комментарийлар