Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан укытучылары «Беренче укытучы–2026» бәйгесендә катнаша

19-24 сентябрьдә Петропавловск-Камчатский шәһәрендә «Беренче укытучы–2026» Бөтенроссия һөнәри бәйгесенең йомгаклау этабының беренче туры уза.

Быел башлангыч сыйныф укытучылары арасында үткәрелә торган бәйгедә Россиянең 16 төбәгеннән 28 педагог катнаша.

Казанның Совет районындагы 8 нче гимназия – Мәгариф үзәгенең башлангыч сыйныф укытучысы Энҗе Фазлыева һәм Чаллыдагы 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Алия Абдрахманова республика исеменнән чыгыш ясый.

Беренче тур лауреатларының исемнәре 24 сентябрьдә Яшьләр сараенда узачак тантанада билгеле булачак. Конкурсның финал ярышлары Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә узачак. Абсолют җиңүче исеме 1 октябрьдә Кремль сәхнәсендә игълан ителәчәк.

Бәйгене Россия Мәгариф министрлыгы Россия Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре һөнәр берлеге катнашында оештыра.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ