Булачак укытучылар мәктәбе
Мөгаллим исемен йөртү өчен күпме белем, сабырлык, зирәклек, өмет, ышаныч һәм балаларны ярату кирәк. «Үзеңнән соң җирдә мәңгелек эз калдырыйм дисәң – укытучы бул!» дигән бер галим. Балаларның иңнәренә канат куеп, һәрберсенә тормышта урын табарга булышкан кеше дә – укытучы! Бүгенге көндә укытучы һөнәре аеруча игътибарга лаек.
Диләрә ДОГАН,
Бөгелмә районы
Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернатның
психологик-педагогик юнәлештәге сыйныфларның укытучысы

Психологик-педагогик сыйныфлар
Мәктәпләрдә укытучыларның җитмәве – көн кадагында булган мәсьәлә. Бөгелмә районы Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернат коллективы өч ел рәттән психологик-педагогик юнәлештәге сыйныфларда булачак укытучыларны әзерли. 2024 елда – 5 укучы, 2025 елда 6 укучы укытучы һөнәрен сайлап, Россия гуманитар дәүләт университетында, Казан федераль университетында, Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында югары белем алуны дәвам итә. Алар арасында булачак рус теле һәм әдәбияты, математика һәм физика, инглиз теле, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, психологлар да бар. Укытучы эше – авыр һәм шул ук вакытта бик кызыклы эш. Укучыларда укытучы һөнәренә кызыксыну, хөрмәт хисен уяту, педагогика һәм психология нигезләре турында мәгълүмат бирү, методик яктан ярдәм күрсәтүне үземә максат итеп куйдым.
Төп юнәлешләр
Кызганыч, балалар еш кына безнең эшнең катлаулы ягын гына күзәтә һәм еш кына укытучы һөнәрен сайлаудан баш тарта. Бу мәсьәләне хәл итәр өчен, безнең лицейда өч юнәлештә эш алып барыла.
Беренче юнәлеш – укучыларны педагогика һәм психология нигезләренә өйрәтү, педагогика тарихы, күренекле татар һәм рус мәгърифәтчеләренең эш тәҗрибәләре, хезмәтләре белән таныштыру, алган белемнәрне гамәлдә кулланырга өйрәтү. Бу юнәлештә түбәндәге чаралар үткәрелә:
– «Педагогика тарихына сәяхәт» викторинаcы;
– «Дәфтәр тикшерергә өйрәнәбез» мастер-классы;
– «Дәрес планын төзибез» ачык дәресе;
– «Каллиграфия» мастер-классы;
– «Тәрбия сәгате ничек үткәрелә?» мастер-классы.
Укучыларыбыз өчен Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее директоры, филология фәннәре кандидаты Диләрә Гыймранова, күренекле мәгърифәтченең педагогик мирасын барлап, «Яшь мөгаллимнәргә нәсыйхәтләр» темасына ачык дәрес, «Гаилә гербы» төзү буенча мастер-класс үткәрде. Укучылар бу чараларда укытучының әхлакый образы, гореф-гадәтләрнең әһәмияте, гаилә мөнәсәбәтләре турында күп файдалы белем алды.
Икенче юнәлеш – укучыларга укытучы һөнәрен сынап карау мөмкинлеген бирү. Лицеебызда психологик-педагогик сыйныф укучылары дәрестән тыш чараларны, тәрбия сәгатьләрен, «Мөһим әңгәмә» дәресләрен үткәрәләр, 5–7 нче сыйныф укучыларына уку ягыннан ярдәм итәләр, балалар бакчасында бәйрәмнәр, мастер-класслар үткәрәләр. Укучыларның лицеебызның уку-укыту процессында актив катнашуы уңай нәтиҗәләр бирә. Психология, педагогика фәннәре буенча Казан федераль университының төбәкара олимпиадасында призлы урыннарга лаек булдылар, бәйгеләрдә, конференцияләрдә актив катнашалар.
Өченче юнәлеш – методик әсбаплар, уеннар, сценарийлар уйлап табу. Укучыларда эшкә карата иҗади караш тәрбияләү бик мөһим. Бүгенге көндә Ангелина Потанинаның «Занимательная педагогика» өстәл уены, Камилә Гарипованың «Мәгърифәтчеләр йолдызлыгы» өстәл уены, Әминә Шәмәрданованың «Күңелле математика» башлангыч сыйныфлар өчен өстәл уены, Полинаның «Герой укытучылар» сыйныфтан тыш чара сценарийлары укытучылар тарафыннан югары бәяләнде. Бу уеннар ярдәмендә укучылар үз белемнәрен камилләштерделәр, олимпиада, бәйгеләргә әзерләнделәр.
Багышлау кичәсе
Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернатның педагогик-психологик юнәлештәге сыйныф укучыларының күркәм традицияләре дә барлыкка килде. Ел саен 5 октябрь, укытучылар көнендә, лицей администрациясе, укытучылар 10 нчы сыйныф кызлары өчен Укытучы һөнәренә багышлау кичәсен әзерли. Бу чараның күркәм үзенчәлеге дә бар. Кичәгә барыбыз өчен дә бик кадерле кунаклар килә. Бәйрәмдә лицейда эшләгән ветеран укытучыларыбыз, яраткан остазларыбыз, лицейда укып чыккан, бүгенге көндә республикабызның мәгариф системасында зур дәрәҗәгә ирешкән укучыларыбыз, Казан дәүләт университеты мөгаллимнәре катнаша. Барысы да үз киңәшләрен бирә, эш тәҗрибәсе белән уртаклаша, күңелле истәлекләрен барлый. Бәйрәм ахырында укучыларга истәлекле бүләкләр, кызыл гөлләр бүләк итәбез. Бу җылы очрашулар укучыларның күңелендә якты истәлекләр калдыра. Шулай ук педагогик һөнәрләр белән таныштыру максатыннан, лицей укытучылары белән түгәрәк өстәлләр, логопед, психолог белән күрешүләр, остаханәләр үткәрелә. Башка мәктәпләрдәге педкласслар белән дуслык аеруча игътибарга лаек.

Укытучы һөнәре балаларны яратудан башлана, ә ярату ул – җиңел эш түгел. Олуг хезмәтебезне лаек кулларга тапшырыр өчен, бүген бик күп көч куярга кирәк.
Нәтиҗә итеп, шуны әйтәсем килә: укытучы һөнәре бар кешегә дә бирелми, ләкин һәркем үз тормышында аз гына булса да укытучы. Шуңа күрә укучыларыбыз алган белемнәр тормышларында файдалы булыр. Без салган игелек орлыклары киләчәктә халкыбызга әйләнеп кайтса иде!
Фотолар лицей-интернат архивыннан





Комментарийлар