Каһарманнарны белеп үссеннәр
Россия Мәгариф министрлыгы федераль белем бирү программасында сыйныфтан тыш уку өчен тәкъдим ителгән патриотик юнәлештәге китаплар исемлеген бастырды. Алар арасында махсус хәрби операциягә багышланганнары да бар. Россия төбәкләрендәге мәктәп китапханәләрендә әлеге исемлек белән танышырга мөмкин.
«Za наших» бүлегендә патриотик юнәлештәге яңа әсәрләр исемлегендә Николой Иванов («Суворовец Воевода») , Олег Измайлов («Донбасс – сердце России»), Александр Можаев («За чертой»), Валерий Поволяев («Путь кочевника»), Алексей Шорохов («Бранная слава») әсәрләре, Татьяна Родионова редакциясендәге «Поэзия русской зимы» җыентыгы (10–11 нче сыйныф укучылары өчен) бар. Олег Ройның «Тени Донбасса: маленькие истории большой войны», Михаил Федоровның «Герои СВО. Символы Российского мужества» һәм башка китаплар ( 5–9 нчы сыйныф укучыларына) укырга тәкъдим ителгән.





Комментарийлар