Логотип Магариф уку
Цитата:

Иннополис Университеты галимнәре яман шешне ачыклау өчен ясалма фәһем алгоритмы уйлап тапкан

Иннополис Университеты галимнәре, ЛЭТИ (Санкт-Петербург) һәм Джадавпур (Һиндстан) университеты галимнәре белән берлектә күкрәктә яман шешне 99,7 процент төгәллек белән ачыклый ала торган ясалма фәһем алгоритмын уйлап тапкан.

Алар җиңел авырлыктагы нейрочелтәрләрне берләштереп, ясалма фәһемгә хас авыр һәм күп энергия сарыф итә торган модельләрне кулланмыйча, югары төгәллеккә ия диагностика ысулын җитештергән.

«Компьютер диагностикасының традицион системалары, төгәл булса да, гаять зур исәпләүләр таләп итә — бу ресурслары чикләнгән хастаханәләр өчен катлаулы. Безнең хезмәт әлеге мәсьәләне хәл итә. Тәкъдим ителгән механизм мөһим диагностика билгеләрен күрә, шул рәвешле иң катлаулы гистологик сурәтләрне дә югары төгәллек белән тикшерә» - дип сөйли Иннополис Университетының ясалма фәһем өлкәсендә тикшеренү үзәге әйдәп баручы программист-математигы Дмитрий Каплун.

Гистологик сурәтләр – иң элек лабораториягә предметлы пыяла рәвешендә килеп, микроскоп астында тикшерү үтә торган цифрлы сурәт. Аны цифрлы камералы роботлаштырылган микроскоп тикшерә.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ