Илсур Һадиуллин: «БДИда ирешкән уңышлар еллар буе куелган хезмәт нәтиҗәсе ул»
Бүген, 16 июльдә, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Корстон»да 2026 елда Бердәм дәүләт имтиханнарын 300 һәм 200 баллга тапшырган укучылар белән очрашты.
– Быел республикабызда урта мәктәпләрне тәмамлаучылардан 358 укучы 100 балл җыйды. 48 бала 200 балл, 2 се – Ләйсән Шакирова белән Роман Сахарных 300 балл алу бәхетенә иреште. Әлеге нәтиҗәләр балаларның хезмәтҗимеше. Моны мин әти-әниләрнең,балаларына булган һәм балаларның белемгә булган мөннәсәбәте дә дияр идем. Әгәр дә әти-әни, остазлары, мәктәп укытучылары, гомумән, магариф системасы балалар турында уйламаса, балаларны беренче сыйныфтан ук эзлекле рәвештә БДИга әзерләмәсә, мондый нәтиҗә булмас иде. Иң беренче чиратта балаларга рәхмәт, – диде министр һәм, аларга, әти-әниләренә рәхмәт хатлары тапшырды.
– «Мин химия, рус теле һәм профильле математиканы югары баллга тапшырдым. Мондый югары нәтиҗәләргә ирешергәмөмкинлек биргән өчен Казандагы IT лицейга, укытучыларыма бик тә рәхмәтлемен. Киләчәктә химия фәне белән бәйле белгечлек алырга, КФУда укырга ниятлимен», – дип сөйләде Ләйсән Шакирова. Казан Суворов училищесы курсанты Роман Сахарных киләчәктә укуын Мәскәүдәге Югары икътисад мәктәбендә дәвам итәргә уйлый. Ул рус теле, математика, инфороматика фәннәреннән 100әр балл алган.
Автор фотолары





Комментарийлар