Ясалма фәһем түгәрәге өчен бердәм түләү
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ясалма фәһем буенча түгәрәкләр алып барган өчен түләүләр билгеләнгән укытучылар исемлеген раслады.
Ясалма фәһем өчен 258 624 сум күләмендә бердәм түләүне муниципаль һәм дәүләт мәктәпләреннән 239 укытучы, шулай ук көллият һәм техникумнарда белем бирүче 100 мөгаллим алачак.
Укытучылар, иң элек бәйгедә катнашып, түгәрәкнең шәхси планын тәкъдим итте.
Мондый бердәм түләү алган укытучылар ясалма фәһем буенча түгәрәкләрне кимендә бер ел алып барырга тиеш.
Укыту программасы нигезендә алар балаларны нейрочелтәрләр белән эшләргә һәм сорауларны (промптларны) дөрес формалаштырырга өйрәтәчәк.
Әлеге түгәрәкләр – 2026–2030 елларга исәпләнгән ясалма интеллектны үстерү буенча республика программасының бер өлеше.
Чыганак: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайты





Комментарийлар