Зур әҗерләр – файда кылудан
Бүген Казанда ТР мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән “Каһарманнар елы”на нәтиҗә ясалды.
Исегезгә төшереп узабыз: быел Россиядә һәм Татарстанда билгеләп үтелүче Ватанны саклаучылар елы уңаеннан шактый игелекле гамәлләр башкарылды.
Татарстан Диния нәзарәте оештырган чарага республиканың 48 районыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар, имам-мөхтәсибләр, сугышчыларга һәм аларның якыннарына ярдәм күрсәтүдә актив катнашкан имамнар һәм волонтерлар килде.
Килгән кунаклар чара уңаеннан оештырылган “Каһарманнарга мөселманнардан” күргәзмәсе белән танышты. Монда Татарстан Мөфтиятенең һәм гомумән мөселманнарның махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү эшенә керткән өлеше чагылыш тапкан. Күргәзмәдә бу эшчәнлекнең төп нәтиҗәләре саннар һәм экспонатлар белән тәкъдим ителгән.
“Экспонатларның барысы да – мәчет каршындагы волонтерлык пунктларында ясалган кул эшләнмәләренең үрнәкләре, – ди оештыручылар. – Мисал өчен, аерым игътибарга Кукмара мөхтәсибәтеннән имам-волонтер Райнур хәзрәт Әхтәмовның һәм “Гараж” төркеменең эшләнмәләре лаек: алар 3D-принтерда дроннар өчен җайланмалар әзерлиләр. Күргәзмәнең тагын бер өлеше – җир асты мәчетенең муляжы да кызыксыну уята: мондый мәчетләр нәзарәт ярдәме белән бүген фронтның төрле почмакларында оештырыла”.
Тантана Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Килгән кунаклар алдында Диния нәзарәте рәисе, Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады. Үз чыгышында ул 2025 елның нәзарәт тарафыннан “Каһарманнар елы” дип игълан ителүен искә алды, үтеп баручы елда мөфтиятнең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүе буенча алып барылган эшчәнлеккә тукталды.
Мисал өчен, 2025 елда Татарстан мөфтияте махсус хәрби операциянең алгы сызыгына 55 тән артык гуманитар йөк җибәрелгән. Махсус хәрби операция башланганнан бирле, аларның саны 100 дән артык. Сәфәрләргә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе да чыккан – хәрби операция башланган көннән ул 9 тапкыр гуманитар вазифа белән МХО зонасына барып кайткан. 2025 елдагы гуманитар йөкләрнең гомуми бәясе 73 млн сумнан артып китә. Шунысы мөһим: Нәзарәт вәкилләре туган җирдән килгән күчтәнәчләрне солдатларның үз кулына тапшыра. Быел аларны илтеп җиткерүдә 35 имам һәм мөфтият хезмәткәре катнашкан.
Артистлар чыгышы белән үрелеп барган тантанада төрле районнардан килгән волонтер-вәкилләрне Татарстан Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатлары белән дә котладылар.
Автор фотолары





Комментарийлар