Кайбычта – Мәтрүшкә бәйрәме
Кайбыч районы Борындык авылында 7 ел элек бик матур традициягә нигез салына: мәтрүшкә бәйрәме уздыралар. Үлән чәйләре ясау буенча «Нечкәбил» бренды аша таныш Зөлфия Сафиуллинаның күңелендә туа әлеге идея. «Туган җиребездә келәм кебек җәелеп мәтрүшкәләр, башка файдалы үләннәр үскән болын-кырларыбыз, сокланып туймас матур һәм бай табигатебез бар. Җыеп кына ал бит. Элек-электән әбиләребез урман юлыннан кайтып кермәгән. Менә шушы бәйләнешне кайтарыр өчен, Мәтрүшкә бәйрәме оештыру күптән күңелдә йөргән хыялым иде. 7 ел элек башлап җибәрдек, якташларым күтәреп алды, хәзер инде райондагы башка авыллар да кушылды», – ди ул.
Хәзер бу бәйрәм «Ак калфак» оешмасы активы тарафыннан район күләмендә оештырыла. Район хакимиятенең дә теләктәшлек күрсәтүенә бик рәхмәтле ханымнар. Шунысы да күңелле, чарада татарлар гына түгел, чувашлар, руслар да теләп катнаша. Ел саен төрле болынлык сайлана. Быел бәйрәм 50 дән артык кешене җыйды, башта болын буйлап тарлып мәтрүшкә җыйдылар. Аннан самавыр кайнатып үлән чәеннән, җәйге авыл нигъмәтләреннән табын корылды, баянчы абый-апаларга кушылып җырлап җырлап, уеннар уйнап вакыт узганы сизелмәде дә.
Кайбыч районындагы Мәтрүшкә бәйрәме мизгелләре чагылган видео һәм фоторепортаж «Гаилә һәм мәктәп» журналының август санында дөнья күрәчәк.
Автор фотосы





Комментарийлар