Мөршидә КЫЯМОВА автор яңалыклары
-
«Һөнәр» фестивале декабрь аенда
Казанда ХVI Бөтенроссия яшь режиссура «Һөнәр» фестивале 3–8 декабрь көннәрендә узачак.
-
Татфак бәйрәмгә чакыра!
Казан университетында татар теле һәм әдәбияты бүлеге оешуга 80 ел тулу уңаеннан Уникс концерт залында театраль, музыкаль тамаша узачак. Бу хакта бүген Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов хәбәр итте.
-
Татар «Шүрәле»се тимераякка баса
Мәскәү-Татарстан мәдәни проектын оештыручылар «Симфоник оркестр катнашында «Щелкунчик» боз тамашасы» шоу спектаклен Яңа ел бәйрәме уңаеннан тәкъдим итәләр. Шоу декабрьдә Түбән Камада һәм Казанда күрсәтеләчәк.
-
Каюм Насыйри турында кызыклы 14 факт
«Гаилә һәм мәктәп» журналында яңа сәхифә башлап җибәрәбез. Татар иҗтимагый фикерен формалаштыруда, милләтне алгарышка илтүдә, рухи үсешкә ирешүдә мәгърифәтчеләрнең урыны һәм өлеше биниһая зур. Без аларның күркәм эшчәнлеген, тормыш юлларын, иҗатлары һәм мирасларын ачыклап, замана укучысына ирештерүне кирәк таптык. Татар милләтендә алар күп булган. Без белгәннәре фәкать урта гасырлардан башлап кына билгеле. Милли җирлекне, атаклы шәхесләребезне оныттырмау максатыннан, әлеге сәхифәбез файдалы булыр дип өметләнәбез. Бүгенге героебыз – галим, педагог, язучы, мәгърифәтче Каюм Насыйри.
-
«Адымнар”да яңа дәреслекләр тәкъдим ителде
Бүген Казанның “Адымнар” мәктәбендә ике яңа дәреслекләр тәкъдим ителде. «Әдәби уку» һәм «Адымнар – татар теле» дәреслекләре хакында “Адымнар”ның татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты Рамил Ханнанов сөйләде.
-
Ш.Камал премиясе талантлар ача
Бүген «Туфан самавыры»на кунакка Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры мөдире Айдар Шәйхин килде. Айдар Шәриф Камал исемендәге Әдәби премия хакында да сөйләде.
-
Ислам дөньясы фотоларда
Казанда Ислам мәдәнияте музеенда 21 ноябрендә 15:00 сәгатьтә «Император православ Палестина җәмгыяте фотоколлекциясендә Ислам дөньясы» күргәзмәсе ачылачак. Проект дәүләт дин тарихы музее белән берлектә, Ибн Сина исемендәге Ислам мәдәниятен өйрәнү фонды ярдәмендә әзерләнгән.
-
Дәрдемәндкә Казанда урын табылырмы?
Бүген ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында милләтпәрвәр шәхес Дәрдемәнднең 165 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл булып узды.
-
Казанда Дәрдемәндне искә алалар
ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты татар әдәбиятының классик шагыйре, нәшир, журналист, меценат, җәмәгать эшлеклесе, милләтпәрвәр шәхес Дәрдемәнднең (Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев, 1859–1921) тууына 165 ел тулуга багышланган «ДӘРДЕМӘНД: ШӘХЕС, ШАГЫЙРЬ, ФИКЕР ИЯСЕ» дип аталган түгәрәк өстәл оештыра.
-
Ислам фәннәре буенча Халыкара олимпиада узды
Бүген Татарстан Милли китапханәсе бинасында BRICS илләре катнашында ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча XVII Халыкара олимпиада җиңүчеләрне тантаналы рәвештә котладылар. Олимпиада ислам уку йортлары студентлары арасында Казанда оештырылды.
-
Татар киносы төрле илләрдә
14 ноябрьдә Саратов өлкәсендә Татарстан киносы көннәре старт ала. Энгельс шәһәрендәге «Синема 5» кинозалында өч фильм күрсәтеләчәк. Татарстан киносын быел Россиянең җиде төбәгендә карадылар, шулай ук чит илләрдә күрсәттеләр.
-
«Гашыйклар тавы» республика кинотеатрлары экраннарында
«Гашыйклар тавы» – «Алтын мөнбәр 2024» фестивале җиңүче республика кинотеатрлары экраннарында чыга.
-
Ясалма фәһем тормышны җиңеләйтерме?
Ясалма фәһем төшенчәсе тормышыбызга үтеп кереп, төрле өлкәләрдә, юнәлешләрдә киң колач җәйде. Галимнәр генә түгел, гади халык та ясалма зиһеннең яңалыкларын, файдасын татый хәзер. Ясалма фәһем ярдәмендә мәкаләләр, видеолар, хәтта фильмнар, китаплар, комикслар, рәсемнәр эшләү һәм тавыш язмаларын төрле телләрдә яңгырату мөмкинлеге туды. Ясалма фәһемнең тормышыбыздагы мөмкинлекләре турында әлеге өлкәдә онлайн-курслар, вебинарлар оештырган Райнур ХӘСӘНОВ белән очрашып сөйләштек. Мәгълүмат технологияләре белгече Райнур әлеге юнәлештә төрле проектлар, шулай ук сайтлардан башлап, мобиль кушымталарга кадәр эшли. Ул ясалма зиһеннең татар дөньясындагы роле турында да сөйләде.
-
Халыклар бердәмлеге көнендә зур концерт
4 ноябрьдә Татарстанда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чаралар уңаеннан М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында «Безнең йорт - Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала концерты булачак.
-
“Гаилә һәм мәктәп” татар мәгърифәтчеләрен барлый
Олуг галим, педагог, җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче булган Галимҗан Баруди XIX-XX гасырлар чигендә татар милләтенең даһи бер узаманы-лидеры дип танылырга да хаклы.