Логотип Магариф уку
Цитата:

Сез бәйрәмгә әзерме?

Башкаланың «Елмай» балалар паркында урнаштырылган Яңа ел чыршысының биеклеге 16 метр. Бәйрәм чыршысы 1270 уенчык белән бизәлгән.

Яңа ел бәйрәменең төп символы булган агачка 960 шар, 160 «йолдыз» һәм 150 «боз сөңгесе» төрендәге уенчыклар эленгән. Чыршы очында метр ярымлык йолдыз балкый, агач 680 метр озынлыктагы гирлянда белән уратып алынган, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.

Чыршы утлары рәсми рәвештә 20 декабрь көнне 16:00 сәгатьтә кабызылачак. Паркка килүчеләр өчен Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында бай эчтәлекле бәйрәм программасы әзерләнә. Бәйрәмгә балаларны да өлкәннәрне дә чакыралар.

Фото: нейрочелтәр

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ