Логотип Магариф уку
Цитата:

Икенче атнага ике көн генә эшлибез!

Татарстан халкын ике атналык каникул көтә. 2025 елның 31 декабрендә һәм 2026 елның 1 гыйнварыннан 11 гыйнварына кадәр ял көннәре булып санала.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 1, 2, 3, 4, 5, 6, 8 гыйнвар – Яңа ел каникуллары, 7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме – эшләми торган бәйрәм көннәре.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2025 елда ял көннәрен күчерү турында» карары нигезендә, хезмәткәрләр тарафыннан ял көннәрен һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәрен рациональ файдалану максатыннан, 2025 елда 5 гыйнварның ял көне якшәмбедән 31 декабрьгә күчерелде.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2026 елда ял көннәрен күчерү турында» карары буенча хезмәткәрләр тарафыннан ял көннәрен һәм эш көне саналмаган бәйрәм көннәрен рациональ файдалану максатыннан 2026 елда ял көне 3 гыйнвар шимбәсеннән 9 гыйнвар җомгасына күчерелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ