Логотип Магариф уку
Цитата:

Кышкы ялларда һичшиксез барырга кирәкле 5 урын

Яңа ел бәйрәмнәрен күңелле уздырырга җыенсагыз, һичшиксез безнең тәкъдимгә колак салыгыз!

Татарстанда төп чыршы һәм бәйрәм концертлардан тыш, бөтен республика буйлап масштаблы тематик фестивальләр узачак.

Кукмара районында 5 гыйнварда «Кукмара киез итекләре» XI Бөтенроссия халык иҗаты фестиваль-ярминкәсе үтәчәк.

Азнакайда 7 гыйнварда команда заездлары һәм зур концерт программасы белән «САНИФЕСТ - 2026» креатив чаналар фестиваль-конкурсы узачак.

Менделеевскида гыйнвар ае дәвамында шәһәр урамнарында «Җылы эффект» кышкы программасы ачылачак, ул «Кыш фест» театр-гастрономия фестивален һәм «Валенка-фест» спорт фестивален үз эченә ала.

Арча районында «Дуслык күпере – Мост дружбы» этномәдәни квестлары халык уеннары, коллективлар чыгышлары һәм мастер-класслар белән узачак.

Әгерҗе районында 7 февральдә  «Шудопельнянь (Бәхетле пилмән)» гастрономия фестиваль-конкурсы була. Анда пилмән һәм авыл музеена экскурсия оештырыла.

8 февральдә Мамадыш районында бозлы трасса буенча «SunnyФЕСТ» креатив чаналар регионара ачык фестивале узачак.

Фото – шедеврум.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ