Логотип Магариф уку
Цитата:

Ләйсән Хәмитова: «Әти белән әни абруена салынмадым»

Танылган музыкант, дирижёр, композитор, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең оркестр җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Рәшит Мостафин белән шул ук ансамбльнең легендар биючесе, Татарстанның атказанган артисты Рузалия Мостафина – республиканың сәнгать дөньясында зур абруй казанган шәхесләр. Аларның кызлары Ләйсән, шулай ук аның гаиләсе дә – татарның бию сәнгатендә үз урыннарын булдырган артистлар. Җыр һәм бию ансамбле карамагындагы «Юлдаш» балалар студиясенең сәнгать җитәкчесе, балет буенча репетитор, Татарстанның халык артисты Ләйсән Хәмитова белән талантлы гаиләнең нәсел агачын барлыйбыз.

Нәсел-яптәр – укылмаган дәфтәр

Әтиебез Рәшит Мостафин Казанда туган. Аның балачагы әнисенең туган ягында, Балтач районы Сасна авылында узган. Бабабыз Шәкүр Хуҗабаев репрессия корбаны. Дәү әниебез Сасна авылының беренче хатын-кыз тракторчысы, күпмедер вакыттан соң Казанда газ белән эретеп ябыштыручы, паровоз машинисты булып та эшләгән. Әтине үзе генә үстергән һәм үз фамилиясен (Мостафин) биргән. Әти нәселендә муллалар да булган. Бәдерниса әби 103 яшенә кадәр биш вакыт намазын калдырмады. Мине ул тәрбияләде, чөнки әти-әни һәрвакыт гастрольдә йөрде. Бик яратып искә алам әбиемне.

Әни ягыннан дәү әти морзалар нәселеннән дип сөйләгәннәрен хәтерлим. Дәү әниебез Газизә дәү әти Касыймга кияүгә чыкканда, бер баласы булган. Бәхетле парларның тагы 12 балалары аваз сала. Шулар арасында минем әнием Рузалия дә бар. Аның кыз фамилиясе Шакирова. Касыйм бабай – Казанның Һади Такташ урамында иң данлыклы һөнәрче. Ул оста итеп аяк киемнәре теккән. Үз остаханәсендә аяк киемнәрен төзәтеп, буяп та биргәнлеге мәгълүм. Алар исән вакытта һәр шимбә-якшәмбе әби-бабайга кунакка барулар матур хатирә булып саклана.

 

Оясында ни күрсә...

 

Әти-әни мине түгәрәкләргә йөртмәде. Биш яшемнән Төзүчеләр мәдәният сараена үзем йөрдем. Әти-әнинең моңа вакытлары да юк иде инде. Музыка мәктәбенә дә үзем бара идем. Балалайка, барабан серләрен үзләштердем. Баянга гына йөрмәдем, чөнки бик авыр уен коралы бит инде. Әти минем скрипка һәм флейтада уйнавымны теләде, үзе кебек музыкант чыкмасмы дип тә хыялланды бугай. Әнием исә мине биюче итеп күрде. (Гәүдәгә мул идем, зифа булуымны теләгәндер инде.) Унөч яшемдә чит шәһәргә (Уфага) хореография училищесына китеп бардым.

1990 еллар Казанда шактый катлаулы чор... Подъездыбыздагы малайларны бик каты кыйнап китү очраклары да булды хәтта. Аллаһының рәхмәте белән генә исән калдым. Әти-әни эшләгән ансамбльгә дә алырга теләмәделәр, чөнки «Розина дочька» дигән мөһерем бар! Әни бик күркәм, нурлы биюче, көнләшүчеләр дә булмый калмагандыр инде. Грим бүлмәсеннән коридорга куып чыгарган очракларны да узарга туры килде. Әти-әнинең популяр, талантлы булулары сәбәпле, авырлыкларны байтак татыдым. Мин әти-әни аркасында гына уңышка ирешкәнмен дигән сүзләр дә җиткерә торганнар иде. Әле дә хәтерлим: берсендә әти Уфага килде (ул вакытта алар аерылышкан иде инде). Шулвакыт анык итеп әйтте: «Кызым, үз юлыңны үзең салачаксың! Миңа да, әниеңә аркаланма». Ул – безнең кәҗәмөгез, мин дә – шул йолдызлык кешесе. Янәшәмдә аларны тоям, әмма алар абруена һичкайчан салынмадым. Әби тәрбиясе дә кырыс иде. Берсендә әбием, мин начар сүз әйткәч, авызыма сугып җибәрде. Бу мизгелне мин һаман хәтерлим. Шуннан бирле начар сүзләр кулланмаска тырышам.  Үзебезнең ансамбльгә эшкә алганда, мине 4 тапкыр сынадылар, тикшерделәр. Лима Кустабаева алай беркемне дә тикшермәгәндер. Унҗиде яшемдә Төркиядән гастрольдән кайтып төштек. Ул вакытта худсоветлар эшли иде. Төркиядә минем белән гид аралашкан иде, мөгаен, яшь егеткә ошаганмындыр инде. Казанда мине җитди сөйләшү көтеп торган икән... Казанда әхлагымны тикшерә торган шушы худсоветта (ансамбльнең бөтен җитәкчелеге арасында) әти дә утыра. Минем «амораль» тәртибемне тәнкыйтьлиләр. Имештер, мин ансамбльнең дәрәҗәсен төшергән. Шул чагында әти, мине яклап, бер сүз дә әйтмәде. Унҗиде яшемдәге бу вакыйга минем өчен зур сабак булды. Ул чагында әтигә бик үпкәләдем, борчылдым. Бернинди гаебем юк моны коллектив та, әти дә яхшы белә иде. Еллар узгач, әтине аңладым. Коллективта менә шундый кануннар инде...

Атаның сүзе – акылның үзе

Әти мине күп нәрсәгә өйрәтте: тегү машинасында тегәргә, рәсем ясарга, сызым сызарга, тимераякта шуарга, велосипедта йөрергә. Музыка коралларында уйнарга да аңардан өйрәндем. Ул үзе 14 төрле уен коралында уйный белә иде. Гомумән, уен кораллары җыю, аларны яңарту-төзәтү белән мавыкты. Яхшы кеше булырга да әти сабак бирә торган иде. Әти белән әни миңа 10 яшьләр тирәсендә аерылышты. Ул вакытка инде күп нәрсәне чамалыйм. Минем өчен ул барысын да эшләде. Мөгаен, ул тагын башкаларга да игелекле гамәлләр кылыр өчен яратылган булгандыр. Әйтик, Рөстәм Вәлиевкә кечкенә гармуннарда уйнау нечкәлекләрен ул төшендерде. Яңа гаиләсендә аның тагын ике баласы туды. Аларны да әти бик тырышып тәрбияләде. Гомеренең соңгы мизгелләренә кадәр ансамбльдә эшләде. Мин әти белән гел янәшәдә хезмәт иттем. Миңа да, башкалар өчен дә яхшы үрнәк, өлге булды. Талантлы кеше генә түгел, бик шәп әти дә иде.

Әтинең композиция буенча 40 тан артык әсәре басылган. Күпсанлы җырларга көй язган. Татар көйләрен, башка халыкларның (мари, башкорт, чуваш, азәрбайҗан, үзбәк, каракалпак, кыргыз, казах һ.б.) музыкасын шул милләтнең үз уен коралында башкарырга сәләтле оркестр барлыкка китергән сәнгатькәр. Телевидение, радио аша музыкаль чыгышлары еш булганлыктан, әти бик танылган артист иде.

 

Ата йөрәге – таудан өлкән,

Ана йөрәге – диңгездән тирән

 

Әниебез танылган биюче, Татарстанның атказанган артисты Рузалия Мостафина Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең йөзе иде. Данлыклы «Әпипә»не беренчеләрдән булып башкарган биюче. Көчле шәхес. Ике баланы берүзе үстерде. Энем Искәндәр белән икебезгә карата таләпчән булды. Кайчагында үтә дә таләпчән! 50 яшендә ислам кануннары белән яши башлады. Өч тапкыр хаҗда булды. Юанычны, күңел тынычлыгын диндә тапты. 2 ел элек арабыздан китеп барды. Аның турында ансамбль диварларындагы фотосурәтләр һаман да «сөйли» әле.

         Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә тудырган шундый кабатланмас образлары белән күпләрнең күңеленә кереп калды. Чын татар йөзле ханым булганлыктан, ансамбль афишаларына озак еллар аның сурәтләрен урнаштыра торганнар иде. Затлы, нәзакәтле, матур башкаручы. Үзем балет буенча репетитор буларак та әйтәм: хәзер андый типажлы биючеләр бик сирәк. Биюләрдә ул чын татар кызы образын чагылдырып бирә белде. Гомеренең соңгы елларында каты авырды. Рәхмәт Айратка, әнине бергә тәрбияләп, соңгы юлга озаттык.

Мәхәббәтсез гаилә – тамырсыз агач

 

Ирем Айрат Хәмитов Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты. Ирем белән беренче танышканда, миңа – 11, аңа 14 яшь иде. Ә мәхәббәт безнең арада өч атнада кабынды. Ул вакытта мин ансамбльдә  – 3, ә ул 5 ел эшли иде инде. Нишләп озак вакыт узгач кына бер-беребезгә игътибар иткәнбездер?! Егет белән кыз булып йөри башлагач, 3 атнадан тәкъдим ясады, озакка сузмадык, никах та укыттык, ә аннан туебыз да булды. Ул чорларда ансамбльдә шимбә көннәрендә дә репетицияләр була торган иде. Шимбә балалар бакчасы эшләми, аларны әниләре эшкә алып килергә мәҗбүр. Менә шулвакыт мине аның балаларга карата мөнәсәбәте җәлеп итте. Ул алар белән уртак телне тиз таба, уйный. Шулвакыт: «Менә бу егеттән шәп әти чыгачак», – дип уйлап куйдым. Ялгышмаганмын. Минем Айратым  – хәзер дә иң яхшы әти, кызларыбыз өчен ул иң якын кеше. Кызларыбыз кияүгә чыкканда да нәкъ менә әтиләре кебек егетләрне сайлады. Ул йомшак күңелле һәм бик юмарт, ярата белә, һәрнәрсәдән хәбәрдар. Балалар, оныклар өчен җаны фида. Кияүләребез дә Айратка охшаган. Зур гаилә булып яшибез, балаларыбызга гаилә кыйммәтләре кадерен бирә алдык. Ата мәхәббәте кыз балаларны тәрбияләүдә бик мөһим дип уйлыйм. Шуннан чыгып, алар үз гаиләләрен кора.

 

Балалы өйдә гайбәт булмас

 

Балаларыбызны нәкъ үзебезгә эләккән тәрбия үрнәгендә үстердек, аякка бастырдык, ә инде олы тормыш юлында үзләре юл ярырга тиеш. Олы кызыбыз Айгөл хореография училищесында укыды. Аннары театр училищесын тәмамлады. Мәдәният институтының режиссёрлар факультетында да белем алды. Нефть эше буенча магистратура тәмамлады. Хәзер риелтор булып бик уңышлы эшли. Сәнгатькә укып чыкса да, башка юл сайлады. Ә Сөмбелебез – ун ел балет артисты, солист. Хореография училищесын тәмамлап, безнең сукмактан китте.

Оныкларыбыз Мәдинә, Мәрьям, Мәликә вокаль-хореография студиясенә йөриләр. Безнең белән бер сәхнәдә чыгыш ясыйлар. Мәликәбез «Җиде мәрҗән» программасында төп образ булды. Биеде, җырлады. Ул вакытта аңа нибары 5 яшь иде. 6 яшеннән инде чын артист буларак сәхнәгә чыкты... Алар да эшебезне дәвам итә. Буыннар чылбыры өзелмәвенә бик куанабыз. Нәселем белән чын мәгънәсендә горурланам.

 

Баштан узган вакыйга

Гыйракта гастрольдә чакта без «Шәл бәйләдем» дигән кызлар биюен башкардык. Саддам Хөсәенгә бу композициябез бик ошаган. Ул безне үз улының савыгуы хөрмәтенә оештырылган зыяфәткә (банкетка) чакырды. 9 кыз шул бәйрәмдә чыгыш ясарга киттек. Сәхнә костюмнарыннан бардык. «Дөнья хәлен белеп булмый», – дип, Айрат кесәгә акча да тыгып җибәрде. Резиденциядә безгә 9 беләзек чыгардылар... Шатландык. Хөсәен өстәленә утырттылар. Бай кешеләр арасында, бик тантаналы мохит. Без, сәхнә костюмнары киеп, шәлләр тотып, йомшак маталар өстендә читекләребезне салып, оекчан биедек. Аннары безнең янга официант килде дә чип-чиста рус телендә: «Сезне хәзер хәрәмгә алып китәчәкләр!» – дип әйтеп салмасынмы... Ә мин төркемнең җаваплы кешесе. Курка калдым. Шул егет әйтә: «Сез хәзер барыгыз да бергә бәдрәфкә барыгыз, анда тәрәзә бар. Мин сезне шуннан чыгарып җибәрәм!» – ди. Мөгаен, Россиянең махсус кешесе булгандыр ул. Шул егеткә бик рәхмәтлебез. Әле анда бәдрәф кырыенда автомат тотып, бер ир-ат басып тора! «Безгә чишенеп киенергә кирәк!» – дип алдалап, мөселман егетен оялта алдык. Бәдрәф җиллегеннән чыгып чаптык. Бер машинага кереп утырдык. Анда шофёр белән 10 кеше булдык! Өстебезгә чүп капчыклары аттылар. Ә артыбыздан куа чыктылар, атыш китте. Безгә кунакханәбезгә кайтып җитү мөһим иде. Ә анда инде безнең территория.

Фото: язма героеның шәхси архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ