17 декабрь 2025 яңалыклары
-
Сез бәйрәмгә әзерме?
Башкаланың «Елмай» балалар паркында урнаштырылган Яңа ел чыршысының биеклеге 16 метр. Бәйрәм чыршысы 1270 уенчык белән бизәлгән.
-
“Гаилә” проекты балалар уңайлыклар тудыра
Казанда Ярослав Гашек урамында урнашкан 302 нче икетелле балалар бакчасына капиталь ремонт ясалды. Эшләр «Гаилә» илкүләм проектының «Гаиләгә ярдәм» федераль программасы кысаларында башкарылды, дип хәбәр итә Татарстанның Төзелеш министрлыгы.
-
«Сынчы» бәйгесенә йомгак ясалды
18 декабрьдә Актанышта Васил Маликов исемендәге I Бөтенроссия «Сынчы» сынлы сәнгать бәйгесенең йомгаклау тантанасы үтте. Чараның оештыручылары – Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшли торган «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы. Бәйгегә кабул ителгән 100гә якын рәсем һәм сынлы сәнгать әсәрләре авторларының иң талантлылары бирегә җыелды. Беренче ел гына уздырылса да, Татарстаннан, Нововсибирск, Оренбург, Томск өлкәләрен колачлаган инде.
-
Югары уку йортларына керү өчен БДИның минималь баллары арткан
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы 2026/2027 уку елына ведомство карамагындагы югары уку йортларына керү өчен БДИның минималь балларын билгеләде, дип хәбәр итә РИА Новости.




