Вилдановлар остаханәсе
Җәлил Вилданов – белгечлеге буенча агач остасы (краснодеревщик). 30 елдан артык агачтан милли бизәкләр кертеп, йорт җиһазлары, сәнгать әсәре дәрәҗәсенә җиткән сандыклар ясаучы оста буларак танылган. Улы Фәнил – үзешчән музыкант,өйрәнүче, мультиинструменталист. Соңгы елларда алар төрки музыка уен кораллары да ясый башладылар.
Өнләү остасы
Татарстанда «өнләү» терминын, беренчеләрдән булып, Фәнилнең кертүе аеруча игътибарга лаек. Тамак белән һәм обертон җырлау серләрен үзләштерә ул. Халыкара этномузыкаль бәйгеләрдә һәм фестивальләрдә катнаша, җиңүле урыннар да яулый.
Тувада үткән «Азия үзәгендә 2022» халыкара фестиваль-конкурсында Татарстан исеменнән бердәнбер катнашучы буларак чыгыш ясады һәм призлы урын яулап кайтты. Шулай ук Якутиядә узган «Хомусист – дөнья виртуозы» бәйгесендә катнашып, анда якут, башкорт һәм кыргызларның уникаль башкару техникасын үзләштерергә өлгерде.
Сүз дә юк, һәрбер остакулга сабырлык һәм үҗәтлек хас. Ә менә музыкаль уен коралларын ясаганда, музыкаль сәләтең булуы да шарт. Әле ул остаздан үтә дә игътибар таләп итә. Фәнилнең тамак төбе белән җырларга омтылышы, агачтан үзенчәлекле сандыклар ясавы белән дан казанган әтисе Җәлил агайны да рухландырып җибәрә. Гаилә остаханәсенең уртак юлы нәкъ менә шушы чордан башлана да инде. Вилдановлар төрки этномузыкаль уен кораллары ясарга хирысланып китә. Әлеге эшкә тотынганчы, аталы-уллы Вилдановлар, махсус әдәбият һәм бу өлкәдә танылган белгечләр белән дә якыннан аралашып, кайбер серләрне үзләштерә.
Үз-үзен дәвалаудан башлана
Остазлар гаиләсе Лениногорскидан Арчага килеп яши башлагач та, агачтан ясаган сандыкларын олы юл кырыйларына алып барып сата торган булалар. Оста кулларны күреп алганнар аларга төрле биналар бизәүне тапшыра башлый. Фәнил бу вакытта әтисенең алыштыргысыз ярдәмчесенә әверелә. Нәкъ шул вакытта егет агач материаллардан ниләр эшләп булганына төшенә, ләкин егет, үз сукмагымны салам дип, Казан каласына юл тота. Биредә төрле оешмаларда эшли. Җиһаз буяучы һөнәрен үзләштерә. Ләкин шул вакытта сәламәтлеге какшаганын сизә башлый. Ә бу факт исә аны тамак төбе белән башкару сәнгатенә алып килә. Башкаруның шушы төре белән егет үз-үзен дәваларга тотына. Бу эшендә аңа музыка уен коралы кирәклеге ачыклана, чөнки көйләгән вакытта музыка уен кораллына кушылып башкару күпкә нәтиҗәлерәк. Тувадан Казанга композитор белгечлеге алырга килгән музыкант Сугдәр Лудуп аңа бик кызыклы сабаклар бирә, дәресләр үткәрә. Шулвакыт Фәнил үзенә бөтенләй үзгә, күңеленә якын шөгыль үзләштерергә тотына, чын-чынлап музыканың нинди илаһи көчкә ия икәненә инана.
– Бер дустым, әтигә төзәттерергә дип, монгол скрипкасы алып килгән иде. Морин хуурны төзәткәч, андый уен коралын әти үзе яңабаштан ясап чыкты. Мин үзлегемнән анда уйнарга да өйрәндем, ләкин тавыш буенча морин хуур миңа туры килмәде, – ди егет, ул чакларны искә төшереп.
Уен коралларына җан өрү
Фәнил музыка белән чынлап торып шөгыльләнә башлагач, Җәлил агай музыка уен коралларына да җан өрергә керешә. Улының тамак төбе белән җырлый башлавы тәҗрибәле агач остасын борынгы музыка уен кораллары ясауга рухландырып җибәрә, һәм остаз тормышында яңа юнәлеш пәйда була. Иң элек ул бер кыллы җәя кубыз ясап карый. Ә аннан соң үзебезнең борынгы кылкубызларны ясарга алыналар. Аталы-уллы ясаган беренче кылкубызлары хәзерге вакытта Алабуга музеенда саклана.
Улы Фәнил белән гаилә остаханәсен тагы да җанландырып җибәрәләр. Бу эштә азау ярган белгечләргә дә мөрәҗәгать итәләр. Фольклорчы музыкант, галим Геннадий Макаров киңәшләренә дә колак салалар. Этно-фольк музыка төркеме җитәкчеләре белән очрашалар. Аларның музыка коралларын җентекләп өйрәнеп чыгалар.
– Уен коралларын ясау зур җаваплылык сорый, – ди Фәнил. – Башка уен кораллары белән кушылып уйнаганда да ул бер вибрациядә булырга тиеш. Тавышларын кат-кат көйлибез. Остаханәдә үз кулыбыз белән ясаган, күңелгә иң якыны, мөгаен, кылкубыздыр. Ул миңа сәламәтлегемне кайтарырга да, тормышыма яңа төр ямь өстәргә дә бик булышты. Әтиемне иҗатының яңа юнәлешенә юнәлтүем өчен дә горурланып куям.
Һәр бала музыкаль тарихны белеп үссен!
Агач осталары Вилдановлар Биектау районының Коркачык авылындагы 50 кв. метрдан артмаган остаханәләрен яңа сулышта эшләтеп җибәрәрергә хыялланалар. Остаханәнең данын тагын да җәелдерергә өметләнәләр.
– Мин үз әтиемнән күп нәрсәгә өйрәндем, үзем дә киләчәк буынга үз һөнәремне өйрәтеп калдырасым килә. Бездән соң да әлеге эшне дәвам итүләрен телим. Моңарчы җитештергән уен коралларын күпләп чыгару турында да хыялланабыз. Балалар өчен Казандагы дустым Илдар Гыймадиев белән махсус авыз кубызлары ясыйбыз. Аның теш өчен махсус җайланмалары да бар. Ул аш резинасына беркетелгән. Тешкә кыстырып куйгач, балалар бу уен коралында уйнарга тиз өйрәнә ала. Музыка мәктәпләре өчен күбрәк җитештерәсе килә. Теләгән һәр кеше алырлык итеп эшне җайга саласы иде. Һәр бала үзенең музыкаль тарихын белеп үсүен телим. Мәктәпләрдә милли музыка һәм милли уен кораллары турында да укытсыннар иде. Без республиканың Мәдәният министрлыгы, Россия Президенты оештырган грантларда да катнашабыз, аларның ярдәмен тоябыз, – ди яшь остаз.
Борынгыдан килгән кәсеп
Вилдановлар гореф-гадәтләрне һәм остазларның йолаларын саклап калу ягында. Агач уеп эшләү осталыгы нәкъ менә борынгыдан килгән кәсеп, шөгыль икәнен расларга тырышалар. Уен коралларын ясаганда, гадәттә, гасырлар дәвамында кипкән бүрәнә, агачлар, иске пианинолар кулай. Уен коралларының үлчәмнәрен, формаларын, төрки халыклардан алалар. Мәсәлән, думбраныкын – казахлардан, чөнки алар – думбрада иң яхшы уйнаучылар буларак танылган халык.
– Алтай, Тува һәм, гомумән, төрки халык җырларын өйрәнәм. Шуларга заманча сулыш өреп, үзебез ясаган уен коралларында уйнап башкарам. Тамак җырына өнләү дигән термин бирдем. Башкортларда – өзләү. Безнең халык өчен онытылган яңа юнәлеш, дисәм дә ялгыш булмас. Болгар чорына кадәр без дә юрталарда – тирмә йортларда яшәгәнбез. Тәңречелек дәвере, күченеп яшәү чорында бездә дә тамак төбе белән башкару гадәте киң җәелгән була... Дастаннарны укып, өйрәнеп яңадан халыкка кайтарасы килә, чөнки яшь буын үз тамырларын белергә тиеш, – ди Фәнил Вилданов.
Вилдановлар үз кәсепләре белән музыкантлардан да, оста җитештерүчеләрдән дә югары бәя алды инде. Осталар гаилә остаханәсендә эшләгән музыка уен кораллары Россиянең төрле төбәкләрендә оештырыла торган күп кенә зур күргәзмәләрдә тәкъдим ителеп килә.
Уен коралларын ясаганда, Вилдановлар, гадәттә, кызыл агач куллана. Моннан тыш, имән, чикләвек, нарат агачлары, җиз, сөяк тә файдаланыла.
Бизәксез уен коралын ясау өчен генә дә ике атнадан алып бер ай узарга мөмкин икән. Ә инде сәхнәдә уйнардаен һәм бизәклесен ясау өчен ярты ел вакыт та сарыф ителә.
Осталарның эш кораллары да үзенчәлекле. «Һәр уен коралын ясау өчен, нәкъ менә кул белән эшли торганнары кирәк. Замана техникасында борынгы уен коралларын ясап булмый», – диләр.
Вилдановлар ясаган һәрбер уен коралының исеме бар. Мәсәлән, думбра – «Тулпар». «4 пар ат» думбра, кылкубыз «Тулпар», «Ак кош», «Көшкүн» думбралары, «Болгар», «Кара Тамчы», «Адаш» дигәннәре, «Казан» дип аталган гөслә…
Фотолар шәхси архивтан





Комментарийлар