Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар китабы йортында «Хаҗи әфәнде өйләнә»гә багышланган күргәзмә ачыла

Татар китабы йортында «Хаҗи әфәнде өйләнә» пьесасына багышланган күргәзмә ачыла. Ул әсәрнең сәхнә тарихы һәм аның балет буларак куелмый калуы турында сөйли.

«Хаҗи әфәнде өйләнә» — Шәриф Камалның сәхнәгә куелган беренче һәм бердәнбер комедиясе.

Пьеса 1915 елда языла, шул ук елның ноябрендә Оренбургта беренче тапкыр уйнала. Соңрак Казан һәм Уфа сәхнәләрендә куела. 1944 елда режиссер Ширияздан Сарымсаков сәхнәләштергән версиясе иң уңышлыларның берсе санала.

1930 еллар ахырында әсәр нигезендә балет куярга ниятлиләр. Балетмейстер Гай Таһиров шаян балет әзерләргә тели, әмма проект тормышка ашмый. Бүген аннан кулъязмалар һәм хатлар гына сакланган.

Күргәзмә Шәриф Камалның туган көненә һәм татар театрының 120 еллыгына багышлана. Экспозициядә кулъязмалар, афишалар, шулай ук балет проектына кагылышлы хатлар күрсәтеләчәк.

Фото— Милли музей фондыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ