Логотип Магариф уку
Цитата:

Апанайда Насыйриның “Утыз вәгазь”ен укыйлар

Казанның Апанай мәчетендә журналистлар өчен ифтар мәҗлесе булып узды. Ифтарга кадәр мәчет имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров дини һәм мәдәни традицияләрне, шул исәптән татар дини мирасын өйрәнү аша да, саклауның мөһимлеге турында бәян итте.

Быел без мәчетебездә ифтарлар уздыру форматларын да азрак үзгәрттек. Көн саен бездә таравих намазы укыла. Таравих намазыннан соң, аннан соң татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның гарәп телендә язылган “Утыз вәгазь” китабынан көн саен бер вәгаз укыйбыз. Бу галимнең Коръән телен бик яхшы белүе һәм аңлаешлы итеп язуы турында сөйли, - диде хәзрәт.

“Рамазан кичләрендә вә башка вакытларда сөйләр өчен вәгазьләр” дип гарәп телендә язылган басма  тышлыгында “Бу китап басмасына рөхсәт бирелде Санкт-Петербургда 11 нуябердә 1886 елда”, диелгән язуы да бар. Казан университеты басмаханәсендә Каюмның үз хисабына (харәҗәте илән) 1888 елда бастырылган.  Тарихи китапны  Апанай мәчетенә мәхәллә кешеләре элеккеге язу дип китергән була. 

Мәдрәсә җитәкчесе Әхмәт хәрәт Сабиров исә мәчеттә һәм мәдрәсәдә оештырылган гамәлләр, чаралар турында сөйләде. Бинаның мәхәлләгә тапшырылуын, ә 2020 елда реставрацияләнүен искә төшерде. Ул журналистлар белән очрашу өчен бу урынның тарихи ролен ассызыклады: биредә бөтен төрки дөньяда популяр дәреслекләр авторы Әхмәт-Һади Максуди, булачак башкорт милли эшлеклесе Әхмәт-Зәки Вәлиди, драматург Гафур Коләхмәтов һәм башка күренекле шәхесләр гыйлем биргән.

Дини мәҗлестә шулай ук журналистлар үзләре дәчыгыш ясады. «Манзара» программасы мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлексе Илдар Кыямов тарихи хәтерне саклауның мөһимлеге ассызыклап үтте, ул үзенең туган авылы-Чирмешән районының Кара Чишмә авылында имам булып торган дин әһелләре турында сөйләде.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ