Онлайн Рамазан
Рамазан ае башлану уңаеннан Бөтендөнья татар яшьләре форумы Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте белән берлектә «Онлайн Рамазан» проектын башлап җибәрә.
Проект кысаларында ай дәвамында көн саен ВКонтакте һәм Телеграм платформаларында подкаст форматында туры эфирлар узачак. Һәр чыгарылышта танылган дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, эшмәкәрләр, яшьләр лидерлары һәм экспертлар катнашачак. Бүген бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.
Чарада Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Ленар хәзрәт Хамматов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов һәм чараның кунагы һәм модераторы, телевидение һәм радио алып баручысы Айваз Садыйров катнашты.
Бөтендөнья Татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов әйтүенчә, туры эфирлар көндезге сәгать бердә үткәреләчәк. Алар Бөтендөнья Татар конгрессының ВКонтакте һәм Телеграм платформаларында уза. Моннан тыш, МАХ мессенджерында проектның махсус төркеме эшлиячәк, анда көн саен, эфирдан тыш, яшьләр өчен дин турында кызыклы мәгълүмат теркәлеп барачак. «Онлайн Рамазан» дини мәсьәләләрне генә түгел, милли мәсьәләрне дә күтәрәчәк, дип ассызыклады Райнур Хәсәнов. Подкастларның 70 проценты татар телендә, калганы рус телендә барачак.
Әлеге проект Татарстан яшьләре өчен генә түгел, республикабыздан читтә яшәүче мөселман яшьләре өчен дә, дип ассызыклады Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Ленар Хамматов. Эфирларның көн уртасында узу да шуның белән аңлатыла. Тора-бара, караучылар теләгенә нигезләнеп, подкастларның вакыты үзгәрергә дә мөмкин. Аның фикеренчә, бу изге айда ураза тотучыларның вакыты арта. Аны файдалы гыйлемгә юнәлтү мөһим, дип ассызыклады ул. «Бу проектта халкыбызга Рамазан турында гына түгел, динебез турында кызыклы итеп сөйли ала торган спикерларны сайлап алырга тырыштык. Бу исемлекне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлап җибәрәчәк», ‒ диде Ленар Хаматов. Шулай ук спикерлар арасында Илфар хәзрәт Хәсәнов, Салих хәзрәт Патеев та бар. Матурлык һәм мода турында стилистлар Гөлчәчәк Гәрәева һәм Исмәгыйл Сафиуллов сөйлиячәк.
«Кеше гадәттә онлайн форматта нәрсә белән шөгыльләнергә ярата, шул булган вакытын файдалы итеп үткәреп, тоткан уразасын, ифтарларын һәм сәхәрләрен бәрәкәтле кылуда», ‒ проектның асылы шунда дип белдерде Ленар Хамматов. Оештыручылар бу эшне халыкка гади тел белән җиткерүне максат итеп куя.
«Соңгы вакытта дин белән бәйле медиаконтент үзенең критик массасына җитте. Гади халыкка динебезнең асылын гади тел белән аңлату форматы барлыкка килә башлады. Халык чыннан да дингә тартыла. Гади телдә аңлата алучы проектлар кирәк. Бу проект та шундыйларның берсе» – дип билегләп үтте «Онлайн Рамазан»ның модераторы, телевидение һәм радио алып баручысы Айваз Садыйров. Ул проектта кунак буларак та чыгыш ясар дип көтелә.





Комментарийлар