Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәптәге гадәттән тыш хәлне хәбәр итәргә кушымта булды

Татарстан ИТ-белгечләре «Глонасс» АҖ белән берлектә һәм Росгвардия ярдәме белән мәгариф учреждениеләрендәге гадәттән тыш хәлләр турында оператив хәбәр итү өчен «Пересвет-Глонасс» ның яңа кушымтасын эшләделәр. Бу хакта ТР цифрлар министрлыгы хәбәр итә.

Система гади алгоритм буенча эшли: куркыныч янаган очракта мәктәп хезмәткәре (сакчы яки укытучы) кушымтадагы  төймәгә баса. Шуннан соң учреждениенең барлык хезмәткәрләрендә автомат рәвештә кисәтү сигналы кабына (хәтта телефоннардагы тавыш сүндерелгән булса да). Бер үк вакытта ярдәм турында сигнал Росгвардиягә яки 112 хезмәтенә килә, дип яза «Реальное время» газетасы.

Системаның мөһим өстенлеге шунда ки, ул Интернет булмаганда да эшләвен дәвам итә, чөнки кушымта махсус «ак исемлеккә» кертелгән. Билгеле булганча, яңа система Мәскәү, Кырым һәм Россиянең башка төбәкләре мәктәпләрендә кулланыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ