Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда менталь үзенчәлекләре булган яшүсмерләр өчен профориентация проекты старт алды

Бүген «Казан шәһәре предприятиеләре һәм мәктәбенең уртак профориентация программасы: менталь үзенчәлекләре булган яшүсмерләрне эшкә урнаштыру юлы» проектының тантаналы ачылышы узды.

Чара Казанның сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белем ала торган 1 нче мәктәп-интернатында оештырылды.

 

Казанның 1 нче номерлы мәктәп-интернаты директоры Елена Юрий кызы Габитова:

 

«Без чыгарылыш укучылары өчен җәмгыятьтә яраклашу һәм һөнәри яктан формалашу мөмкинлекләре тудыру максатыннан көчләребезне берләштерәбез. Проектның шигаре – «Кайда тугансың, шунда кирәкле дә булгансың». Бу безнең төп фикеребезне чагылдыра: һәр кеше, нинди генә шартларда булуына карамастан, тормышта үз урынын таба ала, үзебезнең республикабызда кирәкле белгеч була ала», - дигән фикер җиткерде. 

 

Социаль проектны «Крылья» балалар үсеш үзәге автоном коммерцияле булмаган оешмасы, Казан шәһәре сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 1 нче мәктәп-интернаты һәм «Лемана ПРО» компаниясе берлектә гамәлгә ашыра.

«Казан шәһәре предприятиеләре һәм мәктәбенең уртак  профориентация программасы: менталь үзенчәлекләре булган яшүсмерләрне эшкә урнаштыру юлы» проекты кысаларында «склад хезмәткәре» һөнәренә әзерләү каралган. Проектта 20 ләп укучы катнашачак. Алар Казандагы гипермаркет базасында стажировка үтәчәк. Бу хакта Казан шәһәре «Крылья» балалар үсеше үзәге директоры Дмитрий Каменский билгеләп үтте. 

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ