Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан – Казахстан турында яңа басма

Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә «Казахстан һәм Татарстан: узган һәм хәзерге заманда гуманитар һәм мәдәни элемтәләр» дигән халыкара фәнни семинар оештырыла.

Исегезгә төшерәбез: 2025 елда Казахстан Республикасы Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителүнең 35 еллыгын билгеләп үтә. Халыкара семинар нәкъ менә бу мөһим вакыйга уңаеннан оештырыла. Чара М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты һәм Казанда Казахстан Республикасының Генераль консуллыгы белән берлектә уза. 

 Әлеге проект 2025 елга Татарстан Республикасы Рәисенең Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасын гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең комплекслы эш планында тора.

Чараның максаты – Россия, Татарстан һәм Казахстан сәяси партнерлыгы контекстында татар һәм казах халыкларының күп гасырлык үзара бәйләнешләрен өйрәнүдә тәҗрибә һәм яңа фәнни алымнар белән уртаклашу.

Фәнни семинар эшендә Казахстанның һәм Татарстанның әйдәп баручы сәясәтчеләре һәм галимнәре катнаша.

Бүген Татмедиада «Казахстан һәм Татарстан: гуманитар һәм мәдәни багланышлар үткән һәм хәзерге заманда» иллюстрацияле бүләк басмасын тәкъдим иттеләр. Авторлары журналистларга Татарстан һәм Казахстанның даими хезмәттәшлеге һәм дуслыгы турында сөйләде. Яңа басмада әлеге сыйфатлар ачык чагылыш тапкан. 

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ