Мәчеттә батыр аналарны хөрмәтләделәр
Казанның «Әл-Мәрҗани» мәчетендә «Әниләр көне»нә багышланган дини бәйрәм булып узды. “Йөрәктән-йөрәккә” чарасына МХО балалары, ирләре катнашкан әниләр чакырылган иде.
Әлеге күркәм бәйрәмнең максаты ана булуның социаль әһәмиятен, адәм баласы тормышында әниләрнең бик мөһимлегенә тагы бер кат инану. Шулай ук, бүгенге көндә ут йотып яшәүче батыр ханымнарны, аналарны күрештерү, аларга кадер-хөрмәт күрсәтү, дини чараны оештыручылар.
Бәйрәм чарасы мөнәҗәтләр, имамнарның күркәм вәгазьләре белән үрелеп барды. «Әл-Мәрҗани» мәчетендә волонтерлар клубы да актив эшли. Биредә МХО катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыю һәм маскировка челтәрләре үрү белән шөгыльләнәләр.
“Йөрәктән-йөрәккә” бәйрәмендә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директорыНурия Хашимова, Россия остаз-мәгърифәтчеләр җәмгыятенең төбәк җитәкчесе Раил Шәмсетдинов, Бөтенроссия татар гаиләсе фонды директоры Миләүшә Гайфуллина һ.б. бар иде.
- Гаилә кешенең иң бәхетле, ишанычлы урыны.МХО зонасында калган һәм анда көрәшүче егетләрнең әниләрен мәчетләрдә хөрмәтләү, аларга игътибар күрсәтү бигрәк тә мөһим. Андый чакта кеше дин аша күңеленә тынычлык ала. Читен, авыр вакытларда сабырлана, тынычлана. Нинди авыр булса да, иманын ныгыта, вәгазьләнә, - диде Нурия Хашимова.
«Әл-Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров та җыелган кунакларга җылы фикерләрен җиткерде һәм аятьләр укыды.
Автор фотолары





Комментарийлар