Казанда “Педагогик укулар 2025” узды
Татарстан Фәннәр академиясендә “Педагогик укулар 2025” VII Халыкара фәнни-гамәли конференция булып узды. Биредә цифрлаштыру чорында фән, мәгариф һәм мәдәниятнең интеграцияләнүе хакында фикер алыштылар.
Конференциянең пленар утырышын Татарстан Фәннәр академиясенең президенты, техник фәннәр докторы, профессор Рифкать Миңнеханов ачты. Ул үз чыгышында төрле төбәкләрдән килгән катнашучыларны сәламләде һәм остазлык мәктәпләренең мөһимлегенә тукталды.
Шулай ук чарага җыелганнарның башлыча яшьләр булуына басым ясады.
Пленар утырыштан соң конференциягә җыелганнар, 4 секциягә бүленеп, үз эшләрен дәвам итте. Төп темалар, Россиядә остазлык мәктәпләренең язмышлары тикшерелде. Шулай ук шәхес мәсьәләсе, иҗтимагый хәрәкәтләрнең бүгенге көндә цифрлаштыру буыннарга ничек йогынты ясавы һәм хәзерге заманда тәрбиянең үтемлеге.
Фәнни-гамәли конференция Татарстан Фәннәр академиясе һәм Казан дәүләт Мәдәният институты тарафыннан оештырылды.
Автор фотолары





Комментарийлар