Ишетми калмагыз
-
«Черек күл» паркында Май чабуны бәйрәм итәчәкләр
1 март көнне «Черек күл» паркында Май чабуны бәйрәм итәчәкләр. Кунакларны бай программа көтә: концерт, һөнәрчеләр зонасы, коймак һәм традицион тәм-томнар белән фудкорт, шулай ук тарихи реконструкция клубы мәйданчыгы.
-
«Телсез күке» фильмы Казанда күрсәтелә
Казанда «Телсез күке» фильмының премьерасы тәкъдим ителәчәк. «Телсез күке» фильмы 2024 елда Татарстан Республикасының халык язучысы Зөлфәт Хәкимнең шул ук исемле пьесасы буенча төшерелгән.
-
Яшь кияүләрне кәләш сайларга өйрәтәләр
Татарстан Диния нәзарәте «Яшь кияү» укыту курсы игълан итте. Биредә яшь егетләргә шәригать буенча ныклы гаилә корырга ярдәм итәчәкләр, дип хәбәр итә проектны оештыручылар.
-
Язгы «Аҗаган 2.0»
«Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уенына гаризалар кабул ителә башлады. Татарстан буенча 30 бала катнашу өчен теләк белдерергә дә өлгергән, араларында уенның мәктәп этабын үтүчеләр дә бар. Ярышларда башлангыч сыйныф укучыларыннан башлап, урта махсус уку йорты студентларына кадәр катнаша ала.
-
Милли стильдә үткәрелгән туйларга 100 мең сумлык грант
Яшьләр эшләре министрлыгы милли стильдәге туйларга 100 меңгә кадәр грант бирә башларга мөмкин.
-
Татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиаданың нәтиҗәләре билгеле
17 февраль көнне Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиаданың ябылу тантанасы узды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты.
-
Җәлил премиясе лауреатлары игълан ителде
Муса Җәлил исемендәге премиянең 2024–2025 елгы дүрт лауреаты билгеләнде. Конкурска 30 кеше үз эшләрен тапшырган, 28 эш кабул ителгән. Быел иң күп эш түбәндәге юнәлешләр буенча күрсәтелгән: иҗтимагый эшчәнлек өлкәсендә – 8 эш һәм музыка сәнгате өлкәсендә – 7 эш.
-
АсылъЯр «Йөрәк җыры» концерт программасын тәкъдим итә
12 ел паузадан соң АсылъЯр өр-яңа концерт программасын тәкъдим итә.
-
«Яңа исем. Хәтер» дип исемләнгән әдәби-музыкаль перформанс үтәчәк
Иҗат лабораториясендә 14 яшьтән 35 яшькә кадәр башлап язучылар катнашты.
-
Рамазанга әзерләнәбез
Татарстан мөфтияте Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарының иң матур бизәлештә ярышу буенча икенче тапкыр «Нурлы Рамазан» бәйгесен игълан итте.
-
Бушлай сишәмбе! Музейларга бушлай керү көне
Айның беренче сишәмбесе – 4 февраль көнне – Татарстан Республикасы Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керергә мөмкин.
-
Кием аша тарих өйрәнелә
Татарстан Республикасы Милли музеенда «Кием турында хикәяләр» старт алды. Һәр якшәмбе көнне 14.00 сәгатьтә, 26 гыйнвардан башлап, хәрби эшнең, икътисади һәм социомәдәни үсешнең кием-салымга йогынтысы турында дәресләр уза башлады.
-
Салкыннар булу сәбәпле мәктәпләрдә дәресләр үткәрелмәскә мөмкин
Һава температурасы түбән булу сәбәпле Татарстан мәктәпләрендә дәресләр үткәрелмәскә мөмкин. Синоптиклар алдагы көннәрдә һава температурасының -28 градуска кадәр төшүен фаразлый. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Камал театрының тантаналы ачылышы узды
Бүген Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасын ачтылар. Тантаналы ачышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия мәдәният министры Ольга Любимова, Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Россия Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Владимир Машков рәсми кунаклар, театр әһелләре, язучылар һ.б. катнашты.
-
Казанда Шәехзадә Бабичны искә алалар
20 гыйнварда 10.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрь Шәехзадә Бабичның тууына 130 ел тулуга багышланган ачык лекция оештырыла. Бу хакта ТР Милли музееның матбугат үзәге хәбәр итә.