Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан югары уку йортларына документлар кабул итү дәвам итә

Россиядә югары уку йортларына кабул итү кампаниясе дәвам итә.

Быел Татарстанның 45 вузы абитуриентларны кабул итә. Алар арасында мәгълүмати технологияләр өлкәсенә белгечләр әзерләүче уку йортлары арасында Казан федераль университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Казан милли тикшеренү техник университеты-КАИ, Казан дәүләт энергетика университеты һәм Иннополис университеты бар.

Документларны тапшыру вариантының иң уңайлысы – «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы «Вузга онлайн керү» сервисы аша. Быел гаризаны вузның шәхси сайты аша җибәрү мөмкинлеге каралмаган. Шулай ук документларны кабул итү комиссиясенә шәхсән алып килергә яки почта аша җибәрергә була.

Онлайн-сервис БДИ нәтиҗәләрен, ташламалар һәм шәхси казанышлар турында мәгълүматны автомат рәвештә кертә. Ул уку йорты һәм белгечлекләрне сайларга, гариза статусын күзәтергә, вуз имтиханнарына язылырга, максатчан укуга гариза бирергә һәм укырга керүгә ризалык юлларга мөмкинлек бирә.

Югары уку йортына укырга кергәндә эчке имтихан тапшыучы абитуриентлар документларын 10-20 июльдә, ә БДИ нәтиҗәләре буенча гына укырга керүчеләр 25 июльгә кадәр тапшырырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ