6 июль 2026 яңалыклары
-
Нәселебез мәхәббәт белән көчле!
Кеше язмышы ул – бер үк вакытта үзеңнең дә, нәселеңнең дә тарихы. Һәр буын үзеннән соң килгәннәргә нидер калдыра: кемдер һөнәр, кемдер тел, кемдер күңел җылысы. Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган архитекторы Айвар Саттаров өчен дә гаилә – иҗатның, яшәүнең, рухи ныклыкның терәге. Айвар Саттаров – филология фәннәре докторы, татар ономастика фәненең атасы, күпкырлы галим, публицист Гомәр Саттаровның улы. Аның балачак еллары китаплар арасында үтә. Өйләрендә дөнья әдәбияты, филология буенча хезмәтләр күп була. Әтисе улының да үз юлын дәвам итүен теләгән, әмма язмыш Айвар әфәндегә икенче бер олуг вазифа йөкләгән. Казан үзәгендәге Кол Шәриф мәчете төзелешендә аның да өлеше гаять зур. «Ярдәм» мәчете проекты да аныкы. Бүгенге көндә ул яшьләрне тәрбияли һәм милли архитектура серләрен ача.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татарстан югары уку йортларына документлар кабул итү дәвам итә
Россиядә югары уку йортларына кабул итү кампаниясе дәвам итә.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Бөгелмә районында БДИдан 16 йөзбаллы нәтиҗә теркәлде
Бөгелмә районында Бердәм дәүләт имтиханына йомгак ясалды. Быел имтиханны 430 чыгарылыш укучысы тапшырды. Нәтиҗәдә районда 16 йөзбаллы нәтиҗә теркәлде. Бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татарстан БДИда 100 балл җыйган укучылар саны буенча лидер төбәкләр исемлегенә керде
Татарстан 2026 елгы Бердәм дәүләт имтиханының төп чорында бер фәннән 100 балл җыйган чыгарылыш укучылары саны буенча Россиянең лидер төбәкләре исемлегенә керде. Республикада максималь нәтиҗәне 459 укучы күрсәтте, дип хәбәр итә ТАСС.




