Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан Яшь тамашачы театры – Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе

Казан Яшь тамашачы театры Лев Толстой әсәрләре буенча сәхнә әсәрләре куюга багышланган Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады.

Театр «Толстой әкиятләре» исемле яңа спектакль әзерләгән өчен 2,4 миллион сумга якын күләмдә грант откан.

Спектакль Лев Толстой әкиятләрен һәм бүгенге заманда яшәүче кешеләр тормышыннан алынган вакыйгаларны берләштерә. Әсәр тамашачыга дуслык, җаваплылык, ата-ана мәхәббәте һәм вакыт узу белән әһәмиятен югалтмый торган башка рухи кыйммәтләр турында бәян итә.

Спектакльне сәхнәләштерү эше яңа театр сезонында башланыр дип көтелә. Премьера исә Казан Яшь тамашачы театрының рус язучысы Лев Николаевич Толстойның тууына 200 ел тулуга багышланган проект кысаларында тәкъдим ителәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ