«Тышлыкта үзебезнекеләр» – Фәрит Нурмөхәммәтов!
«Тышлыкта үзебезнекеләр» рубрикасы герое – җитәкче урынбасары – Фәрит Нурмөхәммәтов!
«Тышлыкта үзебезнекеләр» рубрикасы герое – җитәкче урынбасары – Фәрит Нурмөхәммәтов!
🔥Кызыклы фактлар:
Мәктәп елларында авыл хуҗалыгы белгече – баш инженер булырга хыялланса да, 8 нче сыйныфта укыганда район газетасына җибәргән беренче мәкаләсе “язмышын хәл итә” – мәктәптән соң Казан университетының журналистика бүлегенә укырга керә.
* Дүрт дистә елга якын журналистлык эшчәнлегендә төрле вазифаларда булырга туры килә, гади корреспонденттан башлап – баш мөхәрриргә кадәр.
* Журналист булып эшләгән шушы дәвердә, үзе әйтмешли “йөрмәгән җире, кермәгән тишеге” калмаган. Татарстанда ул булмаган бары ике район гына калган - Чүпрәле һәм Баулы.
Яраткан шөгыле🤩
*Казаннан ерак түгел генә бер авылда, үз йортларында, бакчада кайнашырга ярата, бакча-хуҗалык эшләре, җиләк-җимеш, яшелчә үстерү яраткан шөгылем, ди;
* Сәяхәт итәргә — “дөнья күрергә” ярата. Россиянең егермеләп шәһәрендә, җиде илдә булып кайткан;
*Тарих белән кызыксына! Мисыр пирамидаларын тамаша кылып, шаккатып кайтканнан соң, антик тарих белән кызыксынуы арткан.
🌟Хыялы – яшьлегендә, армиядә хезмәт иткәндә поезд тәрәзәсеннән генә күзгә чалынып калган данлыклы Байкал күлен барып күрү, табигатьнең шул могҗизасына хозурлану.





Комментарийлар