ЯҢАЛЫКЛАР
-
Татарстанда педагоглар торак өчен аренда түләвен компенсацияләүгә дәгъва кыла алачак
Татарстанда педагогик хезмәткәрләр өчен яңа төр ярдәм чарасы — торак өчен аренда түләвен компенсацияләү кертелде. Бу мөмкинлектән 350 педагог файдалана алачак. Яшькә һәм хезмәт стажына карата чикләүләр юк, ләкин конкурс нигезендә сайлап алу узарга кирәк.
-
Айсылу Мөхәммәтова – Россиядә туган тел укытучылары арасында җәмәгатьчелек тарафыннан танылган лидер
Бүген, 12 сентябрь, «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» дигән дәрәҗәле конкурс тәмамланды.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Туган Батыр» анимацион альманахы «Алтын мөнбәр» кинофестивалендә бүләккә ия булды
«Туган Батыр» анимацион альманахы «Алтын мөнбәр» XXI халыкара Казан мөселман кинофестиваленең «Балалар өчен иң яхшы милли фильм» номинациясендә югары бүләккә лаек булды. Режиссеры – Наталья Нилова.
-
Казанда БиЮ дискотекасы узачак
Чара 13 сентябрьдә ТР Милли китапханәсендә 15:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр узачак. Беренче тапкыр дискотека мини-фестиваль форматында булачак.
-
XIV Якупов укулары узачак
25 сентябрь көнне Мәрҗани мәчетендә XIV Якупов укулары төбәкара конференциясе узачак. Ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты тарафыннан Ислам мәдәниятенә, фән һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә оештырыла.
-
«Яшь парларга – грантлар» конкурсы дәвам итә
Казанда «Яшь парларга – грантлар» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләүнең икенче тантанасы узды. 20 яшь парга туй үткәрү өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырылды. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр итә.
-
Айгөл Корбанова Россиянең иң яхшы 15 тәрбиячесе исемлегенә керде
Менделеевскидан «Яшь гений» 12 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Айгөл Корбанова «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телен үстерүнең иң яхшы практиклары (тәрбиячеләр) – 2025» номинациясендә илнең иң яхшы 15 педагогы исемлегенә кергән.
-
Татарстанда яшүсмерләр иминлеге мәсьәләләре буенча онлайн ата-аналар җыелышы узды
9 сентябрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында «Иминлек һәм үсеш: яшүсмерне тәрбияләүнең төп аспектлары» темасына масштаблы республика онлайн ата-аналар җыелышы узды. Анда бөтен республикадан 29 меңнән артык ата-ана катнашты.
-
Менделеевск районыннан балалар бакчасы тәрбиячесе «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы» конкурсында катнаша
8 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр Бурятия Республикасының Улан-Удэ шәһәрендә «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабы уза.
-
Укытучыңны котла, без бүләклибез!
Килгән чакта башка авырлык, Җитми калса көч йә сабырлык, Сиздермичә ярдәм иткәнсез – Сез иң күркәм кеше икәнсез. Әйе, сабый чактан кулдан тотып белем дөньясына алып керүче , барлык һөнәрләргә юл ачучы кеше – ул укытучы.
-
«Карга буяу» – бу фильм барыбыз турында да!
«Алтын мөнбәр» XXI Казан халыкара кинофестивалендә «Карга буяу» («Нарисованные снегом») фильмы тәкъдим ителде.
-
Татарстанның 12 мәктәбе Россиянең иң яхшы белем бирү учреждениеләре исемлегендә
RAEX агентлыгы чыгарылыш сыйныф укучыларының конкурентлыкка сәләтлелеге буенча ил мәктәпләре рейтингын бастырды. Рейтинг мәктәпне тәмамлаучыларның илебездәге әйдәп баручы югары уку йортларына керүләре турындагы мәгълүматлар нигезендә формалаштырылган.
-
Айсылу Мөхәммәтова «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» бәйгесе финалында Татарстанны тәкъдим итә
7 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр Бурятиядә «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы уза. Анда илнең 87 төбәгеннән 120 педагог һәм тәрбияче катнаша.
-
Татар сувенир халык түгел
“Үзебезне сувенир халык итеп күрмибез, – диде мәдәният министры, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сүзләренә сылтама ясап. – Иң беренче Татарстан Рәисе безне мәдәни тәңгәллегебезнең югалмавына – үткәнебезне белүебезгә, киләчәккә баруыбызга этәрә”.
-
Татарстанда физика, математика һәм информатика укытучылары өчен грантлар күләме артты
Татарстанда физика, математика һәм информатика укытучылары өчен грантлар күләме арттырылды. Алар 2025 елда бүлеп биреләчәк. Республика Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын имзалады, дип хәбәр итә «Татар-информ».




