Логотип Магариф уку
Цитата:

Апрель. Апуш. Унөч.

13 һәм 14 апрель көннәрендә «Апуш» татар балалар театр студиясе Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Унөч» спектаклен тәкъдим итте. Спектакль бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына багышланган.

Төн. Тукай музее. 13 яшүсмер. Алар биредә нишләп йөри? Нәрсә эзли? Замана яшьләренә ниләр тынгы бирми? Аларны Тукай образы белән нәрсә бәйли? Төнге музей бүлмәләре, андагы экспонатлар күңел түрендә яшеренеп яткан нинди серләрне яктырта? Музей ишеген атлап кергәндә, 13 дус яшүсмер аннан кемнәр булып чыгар?

          Тамашачы гына түгел, әсәр геройлары – 13 яшүсмер дә спектакль буе шушы сорауларга җавап эзли. Караңгы төн уртасында алар иртәгә ремонтка ябылачак Тукай музеена үтеп керә. Максатлары – шагыйрь турында проект әзерләү.  Иң яхшы проект өчен диңгезгә юллама бирәчәкләр – чыгарылыш сыйныф укучыларын иң элек шул җәлеп итә, музейга килеп, экспонат эзләүләре, аның турында камерага сөйләүләре шул хакка. Иртәгә ремонтка ябылачак музейдагы һәр әсбап агач тартмаларга тупланган. Һәр тартма – ачыш. Кайсында шагыйрьнең түбәтәе, кайсында күзлеге, мендәре, көзгесе, хәтта оекбашы яшеренгән. «Унөчле»ләр һәр экспонатны Тукай язмышы белән бәйләп, урында ук мини-презентация әзерләргә тиеш. «Мин – носки. Минем хыялым – юылу!» ‒ ди Тукайның йон оекбашын эләктергән бөдрә чәчле колакчын аскан егет, яшьләрчә шаярту белән (Кәрим Галиев). Әмма бу тышкы шаярту гына, шагыйрьнең һәр истәлеге ‒ үзәк өзгеч хатирә. Бу оекбаш та нәни Тукайның яралы аяк эзләрен саклый, фаҗигале бала чагы турында искәртә. Оекбаш артыннан яшьләр кулына эләккән көрәк тә телгә килә, аның да хәтер сандыгы буш түгел. Бүлмә уртасындагы зур көзгенең дә, пыяла савытка салынган күзлекнең тә иясе турында сөйләр сүзләре күп.  Алар шушы унөч яшүсмер теле белән сөйли, кайчандыр балалар бакчасында, мәктәптә, музейларда, чараларда Тукай турында алган белемнәрен яңарта. Тукай тормышы, иҗатының яшүсмерләр өчен дә кыйммәте зур, аваздаш икәнлегенә ишарә ясый.

          Спектакльдәге вакыйгалар яшүсмерләрнең холкы кебек – әле әкрен генә искән җил сыман тыныч, әле дуамал, ярсу; анда кыюлык та, сафлык, самимилек тә, мәхәббәт тә, күз яшьләре дә бар. Җитди монологлар кызу бәхәсләр, эчкерсез сөйләшүләр белән алышынып бара. Спектакль Тукайның шигырьләренә заманча аранжировкада эшләнгән җырлар, биюләр белән үрелеп бара.  

Пьесаның туу тарихы шактый үзенчәлекле: язучы Гөлүсә Батталова эшкә алынганчы, яшь актерлар белән башта режиссер Булат Минкин шөгыльләнә. Ике атна дәвам иткән тренинглар нәтиҗәсендә спектакльдә уйнаячак унөч апушның эчке дөньясы өйрәнелә: уйланулар, борчулар, куркулар, сөенечләр – яңа әсәр әнә шул хис-кичерешләргә нигезләнеп языла. Пьесаны сәхнәгә «Апуш» студиясе җитәкчесе, актерлык осталыгы остазы Алия Фәйзрахманова куя.

Яшь аристлар белән сәхнә теленнән Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резедә Сәләхова, вокал дәресеннән – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының вокал буенча педагогы Лилия Зәйнуллина һәм музыка белгече Наилә Закирова шөгыльләнгән.

«Унөч» спектакленең композиторы – Россия һәм Татарстанның композиторлар берлеге әгъзасы, Бөтенроссия һәм Халыкара бәйгеләр лауреаты Миләүшә Хәйруллина. Г.Тукай шигырьләренә яңа җырлар да язылды. Тамашаның сценографы, рәссамы – Юлия Кораблева. Аранжировщик – Бөтенроссия һәм Халыкара бәйгеләр лауреаты Кирилл Фурсов. Хореограф – Илья Леонов. Ут рәссамы – Илшат Сәяхов. Музыкаль мөхәррир – Ильяс Фәйзрахманов. Тавыш режиссеры – Искәндәр Җәмилев.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ