Экологик тәрбия балачактан
«Лесной родник» мәктәп урманчылыгында катнашучылар Әлмәт районының Урман-Кәләй урта мәктәбенең мәктәп яны лагеренда тәрбияләнүчеләр өчен «Экология, кеше һәм табигать» дигән экологик чара үткәрде.
Очрашу барышында балалар икенчел чималны эшкәртүнең әһәмияте турында сөйләде, интерактив уеннар үткәргәнде: экология тематикасына ребуслы табышмаклар, табигать турында шигырьләр язу һәм ташландык материалдан эшләнгән костюмнарны күрсәтү кебек чаралар гамәлгә ашырылды, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгының матбугат хезмәте.
«Лесной родник» мәктәп урманчылыгы, үсеп килүче буынны әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәткә җәлеп итеп, экологик проектларны тормышка ашыра. Мондый чаралар балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә ярдәм итә һәм җаваплы куллану күнекмәләрен тәрбияли, ди белгечләр.
Автор фотосы





Комментарийлар