Казанда Россия Студентлар отрядларының җәйге сезонына старт бирәчәкләр
Россия көнендә, 12 июньдә, Татарстан башкаласында Россия студентлар хезмәт отрядларының өченче хезмәт семестрын ачу тантанасы узачак. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР Студентлар хезмәт отрядларының республика үзәге директоры Василий Ислаев хәбәр итте.
– Иртәгә бездә зур бәйрәм – Россия көне. Беренче тапкыр Россия студентлар хезмәт отрядларының хезмәт семестрының ачылыш тантанасы Мәскәүдә түгел, ә Казанда узачак, - дип аңлатты ул.
2026 елда Татарстанда студентлар хезмәт отрядлары системасы аша барлыгы 15 меңнән артык кеше эшкә урнаштырылачак. Студентлар төзелештә, сервиста, педагогикада, җитештерүдә һәм башка юнәлешләрдә эшли.
Фото: «Татар-информ»





Комментарийлар