Логотип Магариф уку
Цитата:

Иң яхшы методистларга 172 мең сум түлиячәкләр

Татарстанда «Безнең иң яхшы методист» конкурсы җиңүчеләренә акчалата бүләкләү тәртибе расланды.

Җиңүчеләргә – 172 мең сум

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә 172 414 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган (салымнарны исәпкә алып). Акча республика бюджеты хисабыннан банк счетына күчереләчәк.

Ел саен барлыгы 305 кеше бу түләүне ала алачак.

Кемнәр катнаша ала?

Конкурста методистлар, өлкән методистлар һәм муниципаль мәгариф органнарының мәгълүмат-методика бүлекләре җитәкчеләре катнаша ала.

Шартлар арасында:

  • кимендә 3 ел эш тәҗрибәсе,
  • Татарстанда эшләү,
  • ким дигәндә бер ставкада хезмәт итү,
  • элек бу түләүне ике тапкырдан артык алмау.

 Төп шарт – индивидуаль проект

Катнашучылар мәгариф өлкәсендә яңа алымнар кертүгә юнәлтелгән индивидуаль методик проект тәкъдим итәргә тиеш.

Шулай ук кандидатның салым, коммуналь бурычлары булмавы һәм махсус исемлекләрдә булмавы таләп ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ