Ясалма фәһемне өйрәнергә һәм өйрәтергә кирәк
Соңгы елларда ясалма интеллект (яки фәһем) темасы иң актуаль мәсьәләләрнең берсенә әйләнде. Кайсы гына өлкәне алып карама, алгарыш турында сөйлибез икән, кадрлар әзерләү, инновацион технологияләр белән беррәттән сүз ясалма фәһемгә килеп тоташа. Бу уңайдан җәмгыятьтә дә караш бер төрле генә түгел. Тормышка интернет кергән елларны хәтерлисездер? Нәрсә көтәсен төшенми торып, яңалыкны кабул итү җиңел түгел. Ясалма фәһем белән дә шул ук хәл. Кемдер һөнәрләрнең юкка чыгуыннан, эш урыннары бетүдән курка, икенчеләр гыйлем алу дәрәҗәсе төшер, балалар ялкауланыр, фикерләүдән туктарлар дип борчыла. Башка позицияне яклаучылар кешелекнең эше күпкә җиңеләячәк, бер корал бит бу дигән фикер яклы. Борчылу, дулкынланулар урынсыз түгел. Ләкин ниндидер бер фикергә килгәнче, иң дөресе әлеге мәсьәләне төптән өйрәнүдер, мөгаен. Билгесезлек куркыта кешелекне. Ә шул билгесезлекне белем һәм нигезле мәгълүмат белән тутыра алучылар ситуациядән файда күрә башларга да мөмкин.
«The New York Times» газетасының 1921 елның 2 октябрь санында ук «Человек, поглощенный машинами» дип аталган борчулы мәкалә басыла. 1938 елда Конрад Цузе беренче цифрлы компьютер, соңрак 1948 елда Бәшир Рәмиев белән Исаак Брук дөньядагы беренче цифрлы электрон исәпләү машинасы уйлап табуларын да тәүге адымнар дип бәялиләр. 1956 елда Дартмут колледжындагы (АКШ) фәнни-тикшеренү семинарында Джон Маккарти беренче тапкыр «Ясалма интеллект» дигән терминны кертә. Әлеге вакыйганы галимнәр ясалма интеллектның дисциплина буларак тарихи башлангыч чоры дип бәялиләр. Алга таба инде бер ачыш икенчесен алыштыра. Әле беренче кесә телефоннары барлыкка килгән чорны онытырга да өлгермәдек ләбаса. Кәрәзле телефоннарда Т9 функциясен хәтерлисездер бит, берничә хәреф кертүгә кайсы сүзне язарга теләвегезне аңлап тәкъдим итә иде? Бүген исә сүзләр генә түгел, фәнни эшләр, фильмнар, дәресләр язып бирердәй ясалма фәһем чорына килеп кердек.
Нәрсә соң ул ясалма интеллект?
«Комплекс технологических решений, позволяющий имитировать когнитивные функции человека (включая самообучение и поиск решений без заранее заданного алгоритма) и получать при выполнении конкретных задач результаты, сопоставимые, как минимум, с результатами интеллектуальной деятельности человека». (Пункт 5 Национальной Стратегии развития ИИ в РФ на период до 2030 года)
Монда төп сүз «имитировать», ягъни кешелекне алмаштыру түгел, ә мөмкин кадәр дөрес нәтиҗәләргә ирешү.
Авыл хуҗалыгында туфракны тикшерү, мулрак уңыш алу; терлекчелектә малларның сәламәтлеген оператив тикшерү; медицинада анализларны тикшерү, диагностиканы тизләтү; шәһәр урамнарында юлларның тотылышы, чүп чыгару, урамнар яктыртылышын билгеләү һ.б. Инде бүген үк тормышта куллану кыры арта бара.
«Ясалма интеллект максамаль дәрәҗәдә ярдәмче, эшне һәм тормышны җиңеләйтүче коралга әверелсен өчен, аны өйрәтергә һәм кешелеккә дә дөрес итеп эш итәргә өйрәнергә кирәк. Хәзер бу – төп бурычларның берсе», – дип белдерде Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья НАЧВИН.
Бу җәһәттән, эшне мәктәп эскәмиясеннән үк башларга уйлыйлар. Алдагы уку елында 5–7 нче сыйныф укучылары өчен республикабызда 3500 дән артык түгәрәк оештырылачак. 100 мәктәпне колачлап, бу түгәрәкләрдә 239 мөгаллим кулы астында ел саен 1500 бала шөгыльләнәчәк. Түгәрәкләрне алып барачак информатика укытучылары белемен күтәрү дә планлаштырыла. Ясалма интеллект буенча 72 сәгатьтән торган квалификация программасы ел саен 700 педагогны колачлар дип көтелә (600 мәктәп укытучысы һәм 100 урта һөнәри учреждение мөгаллимнәре).
2026/2027 уку елында Тәтеш гражданнарны яклау дәүләт көллиятендә, Әлмәт политехник техникумында, В.Д. Поташов исемендәге техник көллияттә, Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан информацион технологияләр һәм элемтә техникумында «Интеграция решений с применением искусственного интеллекта» дип аталган белгечлекләр кертеләчәк. Моның өчен 95 урын булдырыла. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов хәбәр итте. Мәктәптән башланган эш урта һөнәри белем оешмаларында һәм вузларда дәвам итәчәк.
САН
Бүгенге көндә 35 урта һөнәри белем бирү оешмаларында ИТ-программа юнәлеше буенча уку оештырылган инде. 2025 елда «Код будущего.ИИ» федераль проекты буенча 6526 студент белем ала.
В.В.ПУТИН:
«...искусственный интеллект наряду с цифровыми платформами и автономными системами формирует принципиально иной облик экономики, общественных отношений, социальной сферы, образования, здравоохранения, логистики и промышленности, обороны и безопасности. Да и вообще всей жизни страны. От нашей способности соответствовать темпам глобальных изменений зависит университети в недалёком будущем, без всякого преувеличения, само существование Российского государства».





Комментарийлар