Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәлил укулары

Быел татар дөньясы каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуны зурлап билгеләп үтте. VIII Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе – шагыйрьнең иҗади мирасын дөньякүләм дәрәҗәдә саклауда, популярлаштыруда башкарылган иң саллы проектларның берсе.

БЕЛЕШМӘ

Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә уздырыла. Катнашучылар Муса Җәлилнең һәм фронтовик язучыларның әсәрләрен, аларга ияреп үзләре иҗат иткән патриотик рухтагы шигырьләрен башкара.

 

VIII Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең гала-концерты 15 февраль көнне – герой-шагыйрьнең туган көнендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Россия Федерациясенең 39 төбәгеннән һәм чит илләрдән (Азәрбайҗан, Болгария, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан) 40 меңнән артык гариза кабул ителгән. Финалга 492 катнашучы үткән. Жюри карары белән бәйгедә 112 җиңүче билгеләнгән.

ГМ-ИНФО

Җәлилнең шигырьләре дөньяның 56 теленә тәрҗемә ителгән.

 

Быел шигырьләр 26 телдә яңгыраган. Беренче тапкыр бенгаль телендә хезмәтләр каралган.

 

«Җәлилнең сүзе дөньяның төрле кыйтгаларында яңгырый»

Данис ШАКИРОВ,

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе:

– Яшәү хозурлыгы – хөрлектә,

Гомер озынлыгы – ирлектә.

Бөек Җәлилебезнең шигарь дәрәҗәсенә әверелгән сүзләрендә татар халкының батырлыгы, рухи ныклыгы, көче, даны ярылып ята. Дөньяның төрле кыйтгасында Җәлил сүзе яңгырый. Аның тууына 120 еллыгын оештырганда, Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшләп килгән татар оешмалары тарафыннан Ерак Көнчыгыштан алып Калининградка хәтле илебездә, чит илләрдә искә алу чаралары үткәрелә. Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе исә барлык милләттәшләребезне мәркәзебез Казанга җыя. Иң кечкенә катнашучыбыз Башкортстан Республикасыннан, аңа 4 яшь, иң өлкән катнашучы Себердән – 88 яшь. Катнашучыларның бәйгене ел саен көтеп алучылары да, яңа исемнәр килеп кушылуы да проектның әһәмияте турында сөйли.

 

          «Моабит дәфтәрләре» – безнең өчен дәреслек»

Казанга илебезнең төрле төбәкләреннән җыелган җиңүчеләр Муса Җәлилнең музей-фатирында булды. Анда шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына кагылган экспонатлар белән таныштылар. Каһарманның туган көнендә Татарстан Республикасы Милли музеенда Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»нең төп нөсхәләрен чыгару тантанасында һәм Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салуда катнаштылар. Кичен «Җәлил укулары»нда катнашучыларны гала-концертта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде: «Халык тарихында әлеге шәхес яши һәм яшь буын өчен бүген дә батырлык үрнәге булып тора. Төрмәдә каны белән язылган «Моабит дәфтәрләре» – безнең өчен дәреслек. Аның батырлыгы уникаль. Тоткынлыкта да, үлемгә хөкем ителгән хәлдә дә дошманга каршы көрәшнең ысулын таба, Ватанына хыянәт итми. Сүзнең көче мәңгелек».

 

Ел да көтелгән бәйрәм

Әстерхан өлкәсеннән килгән Дамир Безруков инде өченче ел рәттән төрле номинацияләрдә җиңүчеләр сафында. Бәйге шагыйрьләр иҗатын сәнгатьле уку белән беррәттән үз иҗатыңны да яңгыратырга юл ача. Дамир әфәнде ватанпәрвәрлек белән сугарылган шигырьләрен туплап, китап итеп тә бастырып алып килгән. «Китаптагы бөтен шигырьләрем Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы белән илһамланып иҗат ителде. Монда Бөек Ватан сугышына, махсус хәрби операциягә багышланган шигырьләр тупланган. «Сердце Азамата» дигәне махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булып, вафатыннан соң герой исеме бирелгән якташыбызга багышланган. Әлеге шигырь «Герой нашего времени» Бөтенроссия бәйгесендә дә лауреат булды. Бөтен шигырьләремне үзем сөйләп интернетка элеп барам. «Җәлил укулары» әнә шулай күңел төпкелендәге илең өчен, халкың өчен көенү хисләрен уята, иҗатка ялкын өсти», – ди ул.

           Чиләбе өлкәсеннән килгән 1 нче сыйныф укучысы Зиннур Галиев чиста итеп татарча сөйләшүе өчен гаиләсенә һәм мөгаллимәсе Наилә Хәлиловага рәхмәтле. Ул бәйгедә инде икенче ел җиңүчеләр рәтендә. Казанга әтисе Илгизәр белән килгән. «Башка балалар сәхнәдәге игътибардан каушап калсалар, Зиннур, киресенчә, ачылып китә, бар булган сәләтен күрсәтеп калырга ашыга, – дип елмая әтисе. – Укытучысы исә аның бу халәтен аңлап, спектакльләрдә, төрле бәйгеләрдә чыныктыра».

          Халыкара дәрәҗәдәге бәйгеләргә балаларны төп җәлеп итүчеләр – остазлар, әлбәттә. Лениногорск мәдәният сарае каршында оешкан «Браво» нәфис сүз студиясе җитәкчесе Наилә Чубатова – әнә шундый актив остазларның берсе. «Без килеп кушылганда, «Җәлил укулары» инде өченче тапкыр уздырыла иде. Әлеге хәрәкәт шулкадәр үзенә суырып алды ки, без аның муниципаль этапларын оештыра башладык. Иң элек Җәлилнең иҗатын һәм тормыш юлын өр-яңадан өйрәнеп чыктым да шаккаттым – без белмәгән күпме мәгълүмат бар икән! Әлеге бәйгенең кыйммәте дә шунда, балалар шигырь сөйләүдән башлыйлар да, үзләре дә сизмәстән, Җәлил дөньясына чумалар. Һәр этап уйланылган: мәртәбәле жюридан катнашучылар, оештыручылар өчен осталык дәресләре, киңәшләр, язучының Казандагы музей-фатирына бару, гала-концертта аның иҗатын һәм язмышын сәхнә аша күңелгә сеңдерү, тамашачы алдында чыгыш ясап, үзең дә шул дөньяның бер өлешенә әверелү... Бер елны 6 яшьлек балабыз җиңеп, 10 мең сумлык сертификат откан иде, аның куанычын сөйләп аңлатырлык түгел. Быел 9 укучыбыз финалга узды».

Татарстанның Балтач районы Түбән Сасна авылыннан килгән абыйлы-энеле Эмиль белән Инзил Закировлар, быел өч номинациядә катнашып, өчесендә дә җиңү яулаганнар. Улларының нәфис сүзгә сәләтләрен иң элек үзе дә мәдәният өлкәсендә эшләүче әниләре Гөлия сизеп ала: «Эмиль кечкенәдән үк артистланырга ярата иде, теле дә бар, туктале, бераз үстереп җибәрим, дидем. Үзебезнең мәдәният йортындагы чараларда катнаштыра башладым, остазыбыз Галия Йосыпованың Балтачтагы нәфис сүз студиясенә яздырдым. Бу түгәрәккә йөри башлавына инде дүрт ел булды. Галия Әмир кызы бар материалны үзе сайлый, конкурсларны үзе таба. Бала шигырьне өйдә ятлый, ә интонация, басым, актёрлык осталыгы – анысы укытучыбыз җаваплылыгында. Видеоларны да элек өйдә ясый идек, хәзер үзе яздыра, чөнки ул аның таләпләрен белә.

Олысына шигырь өйрәткәндә, кечкенәсе Инзил тыңлап бара да ияреп сөйли иде. Монысының да хәтере яхшы, бер шөгыль булыр дип, анысын да нәфис сүз юнәлешенә кертеп җибәрдем. Моннан тыш, икесе дә биюгә дә йөриләр.

ЛАЙФХАК

Һәр бәйгедә катнашу бүләккә лаек. Бала өчен стимул булырга тиеш. Эшләп алган әйберләренең кадерен дә белергә өйрәнәләр. «Лего» конструкторы белән бик мавыккан вакытлары иде, тәүге тапкыр җиңгән акчаларына шуны алдык, бик нык сөенделәр.

«Җәлил укулары»нда катнашу, бөтен күзаллауларын үзгәртте дисәм, һич ялгыш булмас. Бер елны Эмильгә «Моабит дәфтәрләре» бүләк иттеләр. Шәхсән үзенә бирелгәч, башыннан ахырына кадәр укып чыкты. Икенче елны унбер җәлилче турында язылган өстәл календаре бүләк иттеләр, ышанасызмы, һәркайсы турында яттан өйрәнгән! Үзе кызыксына бит ул, мәҗбүри түгел. Музейларына барасы килә башлады, Карадугандагы музейга барып карадык. Муса Җәлилнең Казандагы музей-фатирына ике тапкыр барды. Балалар белән йөреп, хәтта үзем дә күбрәк белә башладым. Гала-концертта да күпме мәгълүмат алалар. Балаларның аң-белеме артуын белеп, тоеп торам. Беренче елны курка-курка сәхнәгә менгән бала хәзер үз-үзенә ышанып чыга, хәтта ашкынып чыга. Нигезле, дәвамлы һәм бик кирәкле проект. Бала бу дулкынга бер кереп китә икән, аңа гел кирәк ул. Хәзер менә Тукай иҗатын өйрәнәбез. Бөек шәхесләребезгә башка күзлектән карыйла

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме, Бөтендөнья татар конгрессы тырышлыгы белән шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү юнәлешендә Муса Җәлилгә яңа һәйкәлләр, бюстлар куела:

2021 елда Волгоград өлкәсе Ленин районы Маляевка авылында, Екатеринбург шәһәрендә;

2022 елда  Казахстанның Күкшетау, Свердлау өлкәсенең Серов шәһәрләрендә;

2023 елда Казахстанның Семей шәһәрендә;

2023 елда Якутск шәһәрендә;

2024 елда Пермь крае Барда авылында, Курган өлкәсенең Курган һәм Шадринск шәһәрләрендә, Кыргызтан башкаласы Бишкек шәһәрендә, Чиләбе өлкәсенең Бәгәрәктамак авылында;

2025 елда Адыгея Республикасының Политотдел хуторында Җәлилгә яңа һәйкәлләр булдырылды, ә Санкт-Петербург шәһәренең Җәлил исемендәге 146 нчы мәктәбендә;

2026 елда Оренбург шәһәрендә – шагыйрь белем алган Хөсәения мәдрәсәсе каршында, шулай ук Донецк Республикасында, Самара өлкәсенең Сызрань шәһәрендә, Чиләбе өлкәсенең Кунашак авылында Муса Җәлил истәлегенә бюстлар ачу планлаштырыла.

 

Фото – Н.Чубатованыкы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ