Табигый фәннәр укытучылары өчен акчалата премия
Татарстанда физика, химия һәм биология укытучылары өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләр программасы проекты эшләнде. Инициатива хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.
Документ нигезендә, түләү күләме квалификация һәм эш стажына бәйле рәвештә 230 меңнән алып 345 мең сумга кадәр булачак. Максималь түләүне – 345 мең сумны – югары категорияле һәм тәҗрибәле укытучылар ала алачак. 5 елга кадәр стажы булган педагогларга – 288 мең сум, ә мәктәпләрдә хезмәт куючы югары уку йортлары мөгаллимнәренә 230 мең сум каралган.
Түләүне алу өчен кайбер критерийларны үтәргә кирәк. Аерым алганда, чыгарылыш сыйныф укучыларының кимендә 10% ы БДИда 80 һәм аннан да күбрәк балл җыярга, укучылар – олимпиада призерлары булырга, ә педагоглар үзләре белем бирү чараларында катнашырга тиеш.
Түләүләр конкурс нигезендә биреләчәк дип планлаштырыла. Җиңүчеләргә акчалата түләүне сайлап алу этабына йомгак ясаганнан соң, 45 эш көне эчендә бер мәртәбә күчерәчәкләр.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы





Комментарийлар