Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар малае-Татар кызчыгы 2026

20 апрель көнне Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә тугызынчы тапкыр уздырыла торган «Татар малае -Татар кызчыгы» шәһәркүләм бәйгесенең финалы гөрләде. Бәйгегә барлыгы 200 дән артык гариза кабул ителгән. Финалга узган 8 малай һәм 8 кыз өчен күптөрле сынаулар әзерләнгән иде, алар узган атнада ук башланды. Кызлар «Дворянское гнездо» ресторанында бәрәңге тәкәсе пешерде, киемнәренә исемнәренең баш хәрефен чикте. Егетләр исә Казан зоопаркында ике төрле ысул белән төймә тагып күрсәтте, нарат агачы утырттылар. Бу сынаулар өчен аерым баллар куелды.

Ярыш бүген сәхнәдә дәвам итте. Һәр катнашучы үзе белән таныштырырга, шәҗәрәсен белергә, иҗади номер күрсәтергә тиеш иде. Моннан тыш кызлар бәбине биләүгә төреп бишек җыры җырлап күрсәттеләр, егетләр исә спортта ярышты, кулдан күтәрелделәр (отжимание).

«Ак калфак» региональ татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова балаларның елдан-ел ныклы әзерлек белән катнашуын сөенеп ассызыклады. «Быел бәйге тугызынчы тапкыр оештырыла. Иң беренче елны гран-при яулаган кызыбыз ел да үзенең исемен аклап килә, ул ел да безнең белән бер сәхнәдә. Алып баручыбыз Зәлия Зиннурова – бәйгенең иң беренче җиңүчесе, – диде ул. Кызлы-әтиле Зәлия һәм Зөлфәт Зиннуровлар елда алыштыргысыз алып баручылар. – Беренче елларда татарча чиста итеп сөйләшүче бала табуы җиңел түгел иде, хәзер алар сөйләшеп кенә калмый, бик күпне беләләр, талантлылар, кыюлар, әдәплеләр. Һәр бала артында гаиләсе, тәрбиячеләре тора бит. Менә никадәр кешене берләштерә әлеге бәйге мәйданы. Шулай бергә булганда гына татар теле дә, гореф-гадәтләр дә, млләт тә сакланачак».

Гран-при ияләре дип 2 нче гимназия каршындагы балалар бакчасыннан Әмир Бариев һәм 396 нчы балалар бакчасыннан Зәринә Закирова танылды.

Барлык финалистлар да диплом һәм велосипедлар белән бүләкләнде.

Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ