21 апрель 2026 яңалыклары
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
БДИга нәрсә алып керергә рөхсәт ителә?
Россиядә 2026 елда Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) вакытында укучылар куллана ала торган әйберләр исемлеге билгеле булды.
-
Татар малае-Татар кызчыгы 2026
20 апрель көнне Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә тугызынчы тапкыр уздырыла торган «Татар малае -Татар кызчыгы» шәһәркүләм бәйгесенең финалы гөрләде. Бәйгегә барлыгы 200 дән артык гариза кабул ителгән. Финалга узган 8 малай һәм 8 кыз өчен күптөрле сынаулар әзерләнгән иде, алар узган атнада ук башланды. Кызлар «Дворянское гнездо» ресторанында бәрәңге тәкәсе пешерде, киемнәренә исемнәренең баш хәрефен чикте. Егетләр исә Казан зоопаркында ике төрле ысул белән төймә тагып күрсәтте, нарат агачы утырттылар. Бу сынаулар өчен аерым баллар куелды.




