КФУ Россиянең иң эре университетлары арасында өченче урынга чыкты
Казан (Идел буе) федераль университеты бюджет урыннары саны буенча Россиянең иң зур югары уку йортлары рейтингында өченче урынны алды.
КФУда якынча 21 мең бюджет урыны каралган. Бу күрсәткеч буенча университет ике федераль лидердан гына калыша: Урал федераль университетыннан (30 мең урын) һәм Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетыннан (23,5 мең урын).
Иң күп бюджет урыннары булган югары уку йортлары бишлегенә шулай ук Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты һәм Югары икътисад мәктәбе дә керә. Аларның һәрберсендә якынча 19,4 мең бюджет урыны бар.





Комментарийлар