Логотип Магариф уку
Цитата:

БДИга нәрсә алып керергә рөхсәт ителә?

Россиядә 2026 елда Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) вакытында укучылар куллана ала торган әйберләр исемлеге билгеле булды.

БДИ тапшырган укучының өстәлендә караламалар, кара төстәге гель яки капилляр ручка, шәхесне раслаучы документ булырга тиеш. Моннан тыш, укучылар үзләре белән дару, капкалап алу ризыгы, шешәгә салынган су алып килә ала.

Шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балаларга аерым шартлар каралган. Алар имтихан вакытында махсус техник чаралар куллану хокукына ия.

Биология, география, физика һәм химия имтиханнарына программалаштырылмый торган калькулятор алып керергә мөмкин. Ә математика һәм физика буенча имтиханнарда белешмә мәгълүматсыз линейка куллану рөхсәт ителә.

Әдәбият фәне буенча БДИда укучылар орфографик сүзлекләрдән файдалана алачак. Әмма әлеге сүзлекләрне имтихан үткәрү пунктлары үзләре тәэмин итәргә тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ